16+

Мәдинә Гайнуллина кибет ачкан!

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина күңелле яңалыклары белән уртаклашты.

Мәдинә Гайнуллина кибет ачкан!

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина күңелле яңалыклары белән уртаклашты.

“Интернет кибет ачтым. Анда милли мендәр тышларыннан алып, хатын-кызлар, ир-атлар, балалар өчен киемнәр бар. Бигрәк тә хатын-кызларга өстенлек бирәм. Аларны матурайту, киемдә уңай якка үзгәртү миңа канәгатьлек хисе бирә. Башта үземнән башлаган идем, аннары башкаларны да киендерәсе килә башлады. Хәзер “нигә акчамны кибетләрдә әрәм итеп йөргәнмен икән?” дим, чөнки бездә бәяләр кыйммәт түгел. Сумкалар бәйләвемне беләсез инде. Алар да кибетемдә бар. 

Балаларга килгәндә, олы улым Әлмәттә юридик факультетта укый. Уртанчысы механика бүлегенә укырга керде. Төпчеге хәрби мәктәпкә 6нчы сыйныфка барды. 

Быел берничә режиссердан проектларда эшләргә чакыру алдым. Казанга да чакырдылар. Һаман уйлыйм әле. Мәскәү, Алтай һәм башка төбәкләрдә төрле фестивальләрдә катнашу көтелә. Ноябрь аенда Чаллыда концертымны оештырырга җыенам. Эшләгән кешегә эш күп. Өйдә дә уңыш шәп булды, аеруча помидор уңды”, - дип сөйләде Мәдинә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading