16+

Мәдинә Гайнуллина әтисен югалтты: "2 яшемнән үз канаты астына сыендырды"

Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина гаиләсе зур югалту кичерә. Озакка сузылган яман чирдән соң, Мәдинәнең әтисе вафат булды.

Мәдинә Гайнуллина әтисен югалтты: "2 яшемнән үз канаты астына сыендырды"

Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина гаиләсе зур югалту кичерә. Озакка сузылган яман чирдән соң, Мәдинәнең әтисе вафат булды.

Мәдинә Гайнуллина – үзенчәлекле язмышлы шәхес. Аңа 2 яшь булганда, Мәдинәнең әти-әнисе аерылыша. Әмма әни кеше кабат бәхетен сынарга тели. Кечкенә баласын ияртеп, ул Юныс исемле егеткә кияүгә чыга. 

"Үз әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. Ул да 55 яшендә яман чирдән китеп барды. Ә бу әтием 2 яшемнән алып, шушы көнгә кадәр үстерде мине. Алар гаиләдә алты бала булган: апасы, сеңелләре, энеләре. Әнием 21 яшендә гөрләп торган ишле гаиләгә килгән. Әти белән әни әтинең бөтен туганын күзле-башлы иткән, чөнки үз әти-әниләре бик иртә үлгән. Әтине искә алуым рухына дога булып ирешсен иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине үз канаты астына сыендырды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, елады, бәхил булып китүен әйтте", - дип сөйләде Мәдинә.

Мәдинә балачак истәлекләре белән уртаклашты. “Әти-әни Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәде. Бервакыт яз башында идән астында яткан бәрәңгегә су төште. Әти белән әни черек бәрәңгене баздан ташый башлады. Әни астан биреп тора, әти чыгара бара. Мин шулкадәр шук бала булганмын. Әти чыкмасын дип ишек келәсен бикләдем. Әтинең ике кулында ике чиләк, ә келә бикле. Әтидән куркып йөгердем дә, башым белән агач караватка барып бәрелдем. Башым ярылды, бик күп кан акты. Маңгаемдагы яра әле дә тора.
Әни мине ипи ташучы машина белән Лаешка хастаханәгә алып китте. Ә әти-мәрхүмкәем хәлемне белергә дип, ат белән килеп җитте. Аягында бутый, носки да кимәгән. Ә урамда шундый суык иде. Мине кулына күтәреп йөргәне исемдә калды. Шуннан бирле мин аның җылысын тоеп яшәдем. Ул минем өчен бернәрсәне дә кызганмады. Әнигә бик кыен, болын хәтле өйдә ялгызы калды”, - ди Мәдинә.

5 гыйнварда Юныс абыйга 60 яшь тулырга тиеш иде. Юбилеен көтеп яшәгән, тик кызганыч, күрә генә алмады. Юбилейга дип кисеп куйган токмачлары да ашына калды...

Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын. Мәдинәнең, әнисенең һәм барлык якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading