16+

«Мәхәббәт йомгагы» Радик Юльякшин Казанны дер селкетте (ВИДЕО)

Кичә Казанда Радик Юльякшин концерты узды. Күпләр аны Элвин Грей буларак белә. Егетнең үзенчәлекле тавышы, башкалардан аерылып торган образын күпләр үз итә.

«Мәхәббәт йомгагы» Радик Юльякшин Казанны дер селкетте (ВИДЕО)

Кичә Казанда Радик Юльякшин концерты узды. Күпләр аны Элвин Грей буларак белә. Егетнең үзенчәлекле тавышы, башкалардан аерылып торган образын күпләр үз итә.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та аның турында :
- Радикның ниндидер бер сөйкемле сөяге бар, ул барысын да яраттыра белә, мин аны эстраданың "мәхәббәт йомгагы" дип йөртәм, - дигән иде.

Концертка кечкенә баладан алып өлкәннәргә кадәр килгән. Олы яшьтәге ир-атлар да Радик Юльякшинның җырларына торып басып биеделәр. Егет чын мәгънәсендә "УНИКС"ны "шартлатты". Концертлар залы акрынлап бию мәйданчыгына әйләнде.

Концертны карарга килгән Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова да:
- Концертка дип килгән идем,дискотекага эләктем, - ди.
Радик сәхнәгә ул чит планета кешеседәй килеп чыкты. Башында,аягында янып торган утлар. Радикның җырлары тематика, стиль ягынна да күп төрле. Әти, гомер узу, исән-имин тормыш, шул ук вакытта мәхәббәт, чәк-чәк турында да җырлады ул. Дөнья Хит парадына кергән "Йырым аша анларсын" җырының ремиксын да башкарды. Концертка килүчеләр рәхәтләнеп Артур Mauzer Saxның саксофонда уйнавын тыңлады.

Гадәттә, Радикның концертында сәхнәгә менеп аның җырын җырламыйча калмыйлар. Казанда да бер кечкенә кыз Элвинны борындык дип атап, аның белән бергә "Девочка моя" җырын башкарды. Айҗан исемле исә егет исә "Кабатла шул сүзеңне" җырына рэп язган. Кыскасы, тамашачының "мәхәббәт йомгагы"н яратуы әллә каян күренеп тора.

Чәчәкләрдән тыш аңа мендәрләр, уенчыклар бүләк иттеләр, шигырь юллары багышлаучылар да булды. Радик рус, татар, башкорт җырларын да башкарды. Ә менә тамашаны башкортча алып барды.
Татарча алып барса ни була инде, аңлап бетереп булмый, - дип зарланып утырды минем яндагы берәү. Аның каравы, яшьләр тамашадан соң, "мин һине яратам,һөям" дип башкортчага өйрәнә башлаганнар иде инде.

Концерт тәмамлангач та, таралырга ашыкмады кызлар, грим бүлмәсе төбендә су буе чират җыелган иде. Элвин Грей белән селфи ясарга телиләр икән.

Радик исә Казан тамашачысыннан бик канәгать калган.
- Бик гаҗәпкә калдыра торган, көчле, "мощный" Казан тамашачысы. Азакта барысы да торып биеделәр, концерт программасы буенча, гадәттә гел шулай миңа кушылып, барысы да торып баса. Казан тамашачысы нишләр икән дип башта шикләнгән идем. Мин көткәнчә булды. Барысы да үзебезнекеләр, димәк. Минем җырларыма кушылып җырлаганнары өчен, концертыма килгәннәренә бик рәхмәтлемен. Казанда алтынчы тапкыр концерт куйсам да, мондый зур сәхнәгә беренче чыгуым, - ди Радик кичерешләре белән уртаклашып.

Бүген исә Элвин Грей Әлмәт тамашачысын гөрләтәчәк.

Видео: Гөлнара Зиннәтуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading