Шәһри Казан

Милли музыкаль премия елның иң шәп 25 җырчысына бирелә: 2се – билгеле, 23е әлегә сер булып кала

25 февраль көнне «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясенең 25 җиңүчесе билгеле булачак. Номинантлар исемлеген оештыручылар әлегә сер итеп саклый. Араларында яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина булуы гына билгеле. Инде дүртенче тапкыр оештырылган премия быел да татар эстрадасында иң-иңнәрне барлау максатына тугры кала. - Премия башка...

25 февраль көнне «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясенең 25 җиңүчесе билгеле булачак.

Номинантлар исемлеген оештыручылар әлегә сер итеп саклый. Араларында яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина булуы гына билгеле.

Реклама

Инде дүртенче тапкыр оештырылган премия быел да татар эстрадасында иң-иңнәрне барлау максатына тугры кала.

- Премия башка артистларга да тырышып эшләргә этәргеч булып торачак. Ә төп үзенчәлегебез - авторларга игътибар. Җыр язучы авторлар башкаручылар белән бер сәхнәдә басып торачак, - диде "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры, IV "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы алып баручысы Илфар Кәримов.

Быел тантананы өч пар алып бара. Алар барысы да "Болгар радиосы" ди-джейлары. Һәр җырчыга тапшырыла торган премиянең сыны да исемле: җиңүчеләргә "Алтын йолдыз" тапшырачаклар.

- Әлеге премия татар мәдәниятен үстерү чарасы. Быел "Узган гомер жәл булмый" дигән җырым номинант булды. Көн саен аның өчен 8-10 мең кеше тавыш бирде, - диде җырчы Гөлдания Хәйруллина.

Ришат Төхвәтуллин исә инде өченче тапкыр җиңүче.
- Минем өчен җаваплы, ел әйләнәсе көтеп алган премия бу. Җырчы иҗатына бары тамашачы гына дөрес бәя бирә ала. Бу исә бәйгедә җиңгән артист начар җырчы була алмый дигән сүз. Яшьләр өчен дә аның әһәмияте зур, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, премиянең номинантлары маркетинг тикшеренүләре, жюри экспертлары фикере һәм музыка индустриясе белгечләре тарафыннан "Болгар радиосы"ның хит-парадында халык тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алына.

- Җырларны сайлап алганда халык фикеренә дә колак салабыз, үзебезнең ел дәвамында эшләгән сәнгать советы фикерен дә карыйбыз. Шунысы кызык, халык белән сәнгать советы фикере әллә ни аерылмый. Димәк, тыңлаучы да сыйфатлы җырга омтыла, - диде Илфар Кәримов.

Әлегә күпме билет сатылуы турында төгәл мәгълүмат юк. Билет бәяләре 1000-4000 сум.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 15 декабря 2017 в 15:15
    Фэн-шуй буенча истә тотарга кирәкле 5 КАГЫЙДӘ 1нче кагыйдә. Фатирыгызны кирәксез иске-москылардан арындырыгыз. Ватык һәм бер булмаса бер кирәге чыгар дигән әйберләрегездән арыныгыз. Шулай эшләгәндә, йортыгызда уңай энергетика урнашыр.
    3
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1306
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    255
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    120
    0
    0