16+

Миләүшә Сафина: "Иртәме-соңмы аерылашачагыбызны белдем"

Җырчы Миләүшә Сафина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Миләүшә Сафина: "Иртәме-соңмы аерылашачагыбызны белдем"

Җырчы Миләүшә Сафина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

- Мәрьямнең үз әтисе булышамы?

- Юк. Элегрәк Мәрьямнең хәлен белешеп смс яза иде, хәзер анысы да юк. Ләкин мин бер дә борчылмыйм, иң мөһиме – безгә тимәсен. Алимент түләтә алмадым, чөнки аның аталык хокукы юк. Дөрес, элек акча җибәргәләде. Без рәсми рәвештә өйләнешмичә никах белән генә яшәдек, шуңа күрә иртәме-соңмы аерылашачагыбызны белдем. Минемчә, мөнәсәбәтләрне рәсми рәвештә теркәргә кирәк, чөнки бу ир белән хатынга җаваплылык өсти. Мин хәзер – Шәрәфетдинова, иремнең “законлы” хатыны. Безнең уртак йортыбыз, уртак балаларыбыз бар. 

- Тормышыңдагы авыр елларны, беренче иреңне искә аласыңмы?

- Минем аның турында сөйләшәсем дә килми. Дөрес, баштагы мәлдә “без – гаилә” дип мин бик сөенеп йөрдем. Баксаң, ул мине дә, Мәрьямне дә санга сукмаган икән. Параллель рәвештә берничә хатын белән фатир арендалап яшәгән. Без үзебез дә бер-бер артлы берничә фатир алыштырдык. Түләмәгән өчен чыгаралар иде. Соңгысында “йә үзең түлә, йә чыгып китегез”, диде... Күптән түгел Мәрьямне кочаклап ятканда, “кызым, без бит синең белән ниләр генә күрмәдек” дидем. Дәвалануга гел икәү йөрдек, ә ул өйдә ятып кала иде. Өйгә азык-төлек алды, ләкин безгә акча бирмәде. Минем гел акчам юк иде, иптәш кызлардан сорап йөри идем. Әти-әни янына кайтып киткән елларда төшенкелекккә бирелдем. Урамда елмайган кешеләрне күрсәм: “Ник сөенәләр болар?” дия идем. Депрессия булды, психологларга йөрергә туры килде. Бу халәт Кукмарага эшкә урнашканчы дәвам итте. Хәйрия концертлары үткәреп, җыелган акчага Мәрьямне дәваладым. Хәзер тормышым бик үзгәрде. Мин күпкә көчлерәк, акыллырак, кемнең кем икәнен аера башладым. 

- Хәйрия концертыннан кергән акчага машина алгансың дип сөйләгәннәр иде...

- Ул вакытта нәрсә генә сөйләмәделәр. Күземә карап әйтмәсәләр дә, ишеттерделәр. Мәрьямгә 2 яшь тулгач, баланы дәвалануга йөртү өчен “Матиз” машинасы алдым. Менә шул машинаны алган дип сөйләделәр. Ә мин аның кредитын 3 ел түләдем. Минем беркемгә дә берни дә исбатлыйсым килми, беркем алдында да гаебем юк. Мин кешеләрне яратам, һәркемнең яхшы ягын гына күрергә тырышам. Ләкин дөньяда әллә нинди кешеләр бар икән.

- Үз йортыбыз бар дидең...

- Фагил белән танышканчы ук, Казанда торак алу теләге бар иде. Көн дә дәвалануга йөргәч, кунып калырга урын кирәк иде. Мәрьямгә тиешле субсидия артыннан йөрдек. Әмма әти үлгәч, документ эшләре тукталды. Аннан соң гына без аның очына чыктык. Шул субсидиягә өстәп, ипотека хисабына йорт сатып алдык. Данияр туганчы ремонт ясап, яңа өебезгә урнаштык. 

- Әтиең ни сәбәпле вафат булды?

- Әтигә ике тапкыр инсульт булган иде. Өченчесен үзе дә сизми калгандыр инде. Әти төнлә йоклаганда үлеп китте. Баш миенә кан сауган. Бер айдан 65 яшь тулырга тиеш иде. Әти Фагил белән танышып өлгермәде. Без танышырга 3 ай кала китеп барды...

- Миләүшә, сәхнәгә кайту теләге бармы?

- Күптән инде яңа җырлар яздырганым юк. Ләкин сәхнә һәрвакыт күңелемдә. Сәхнәдә җырлау – балачак хыялым. Мин әти язган җырларны җырлый идем. Кызганыч, әлегә финанс мөмкинлекләр юк. Әмма киләчәктә җырларга исәп бар. 

- Синең буш вакытың буламы? 

- Мин һәрвакыт балалар белән. Дөрес, Мәрьямне әни янына кайтарганда, буш вакыт булырга мөмкин. Әни үзе дә Мәрьямне кайтарыгыз дип кенә тора, бик сагына ул аны. Әле шунда да “кызын әнисенә ташлап киткән” диючеләр бар. Мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Иң авыр вакытларымда янәшә булдылар. Хәзер дә әни ярдәменнән ташламый. 

- Хатын-кызларга нинди киңәш бирер идең?

- Үзеңне яратырга кирәк. Әгәр үзеңне яратсаң, ирең дә, гомумән, бар дөнья сине яратачак. Көнләшмәскә, начар уйлар уйламаска кирәк. Файдалы, матур китаплар укырга киңәш итәм.

Әңгәмәнең тулы версиясе "Шәһри Казан. Язмыш"ның җомга санында.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading