16+

«Мин инде аны үлгән дип уйладым»: Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны җырчының хәле турында сөйләде

Җырчы йөрәге авыртып, реанимациягә эләккән иде.

Җырчы йөрәге авыртып, реанимациягә эләккән иде.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның йөрәге авыртып, хастаханәгә эләгүе хакында хәбәр иткән идек. Хатыны Эльмира җырчының хәле, бу вакыйгалар ни сәбәпле килеп чыгуы хакында сөйләде. 
"Ришат әлегә сөйләшә алмый. Төнлә мәшхәр булды. Әгәр дә тагын 5 минут торсак, алар (табиблар - ред.) бернәрсә дә эшли алмый идек, диләр. Кичә төнлә ул кинәт кенә идәнгә егылды һәм аңын югалтты. Хастаханәдә аны чишендереп, өстен тулысынча капладылар. Мин инде аны үлгән дип уйладым", - ди Эльмира борчылып. 
Җырчының хатыны фикеренчә, Ришатны бу хәлгә борчулары, концертлар белән килеп чыккан проблемалар китергән.
"Ул бик борчылды. Төннәрен йокламый, йоклата торган дарулар сорый иде. Хәзер янына кердем, реакциясе бар кебек. Ашарга алып килдем", - ди Эльмира.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исән имин бахетле яшәргә язсын, авыру килердә китер Аллаһы теләсә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллахы Тэгалэ ташламасын Ришатны, Ярабби

      Мөһим

      loading