16+

Мәүлидә Мортазина: “Авыру әнине карадык”

Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Мәүлидә Мортазина соңгы арада югалды. Сәбәбе дә юк түгел икән.

Мәүлидә Мортазина: “Авыру әнине карадык”

Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Мәүлидә Мортазина соңгы арада югалды. Сәбәбе дә юк түгел икән.

“Агымдагы ел минем өчен авыр булды. Вакытымның күбесен авылда әни янында үткәрергә туры килә. Әни – олы яшьтә, быел бик биреште. Төп йортта килен юк, абый гына. Үзегез беләсез, хатын-кызны хатын-кыз гына тәрбияли ала. Апрель-май айларында әни гипертоник кризис белән урын өстендә ятты. Тәрбияләгәч, Аллаһка шөкер, аякка басты. Бүгенге көндә дә Казан белән авыл арасында йөрим. 

Әнисен үзе генә карый икән, дип уйламагыз. Аллаһка шөкер, туганнарым барысы да кайта. Әле берсе, әле берсе - алмашып кына торалар. Матди яктан да бик булышалар. Шуны әйтәсе килә: җимешле агач, җимешле агач инде ул. Һәрбер гаиләгә шуны теләр идем: туганлык җепләрен өзмичә, бергә ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Шулай булганда, авырлыклар да җиңелрәк үтә...

Иҗат шул сәбәпле әлегә тукталып тора, күңел үсми. Дөрес, яңа җырлар бар. Әгәр кирәк дисәләр, җырчылар мөрәҗәгать итә ала. Илсурның (Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазин) туган көненә, дөньялар тыныч булса, концерт программасы әзерләргә телибез. Аллаһы Тәгалә башкарып чыгарга насыйп итсен иде.

Быел авылда эшләмәгән эш калмады. Бәрәңге, суган утырттык. Кыяр белән помидор да, җиләк-җимеш тә уңды. Хәтта гомер булмаганны чалгы тотып, печән чаптым. Бакчаларны карагач, уңыш та әйбәт булды. Шушы вакыт дәверендә авылдашларны, күршеләрне яңа яктан ачтык. Ярдәм кулы сузганнары өчен барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип сөйләде Мәүлидә Мортазина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading