16+

Булат Хисмәтов "Могҗизалар кыры" ("Поле чудес")тапшыруында булып кайткан

Татарстанның яшь һәм талантлы баянчысы Булат Хисмәтов "Виа ХИТ" кавер төркеме белән беренче каналдагы "Могҗизалар кыры" ("Поле чудес")тапшыруында булып кайтты.

Булат Хисмәтов "Могҗизалар кыры" ("Поле чудес")тапшыруында булып кайткан

Татарстанның яшь һәм талантлы баянчысы Булат Хисмәтов "Виа ХИТ" кавер төркеме белән беренче каналдагы "Могҗизалар кыры" ("Поле чудес")тапшыруында булып кайтты.

 Егетләр һәм кызлар "Җомга" татар халык җырын башкарды. Бу хакта Булатның үзе белән сөйләштек.


- "Могҗизалар кыры" тапшыруы бәйрәм чыгарылышы өчен татарлар эзләгән. Аның концепциясе Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләт вәкилләрен күрсәтү иде. Оештыручылар "Заманча" продюсерлык үзәгендә эшләүче Рәсимә һәм Харис Вәлитовларга чыккан. Рәсимә ханым исә "Виа ХИТ" төркеменең сәнгать җитәкчесе Альбина Хәйретдиновага мөрәҗәгать итте. Альбина, үз чиратында, безгә тәкъдим итте.

- Пандемия вакытында Мәскәүгә барырга курыкмадыгызмы?

- Бик шомлы булды, ләкин Альбина белән Рәсимә апа дөрес сүзләр табып күндерделәр. Альбина кунакханә табу, маршрут төзү һәм башка мәсьәләләрне үз өстенә алды. "Могҗизалар кыры" тапшыруы чыга башлаганга быел 30 ел тула. Мыеклы абый янында шигырь сөйләп, җыр җырлап, баянда уйнап, биеп кайту - шушы дәвердә туган балаларның балачак хыялы дип уйлыйм мин! Минем дә анда катнашып пульт белән йөри торган машина аласым килә иде. "Виа ХИТ" төркеме җырчысы Ләйсәннең Леонид Якубовичтан курчак отасы килгән.

- Мәскәүгә ничә кеше бардыгыз? Кайсыгыз катнашты?

- Без дүртәү бардык. Рульдә - Альбинаның ире Тимур, Альбина үзе, мин һәм җырчы кызыбыз Ләйсән Мухиева. Җырчы егет Марат Эксанов Мәскәүдән кушылды. Ике көн алдан барып урнаштык. Альбина уенда катнашты. Шунысы кызык, Альбинаның әтисе Сәид Исмәгыйль улы Насыйров "Могҗизалар кыры"нда катнашырга хыялланган. Сәид абый бөтен шартларын туры китереп хатлар да язган, ләкин аны чакыручы булмаган. Шулай итеп, Альбина әтисенең хыялын тормышка ашырды. Сүз уңаеннан, минем әти яшь вакытында гармунда уйнарга теләгән, ләкин үҗәтлек җитмәгәнгәме, яки вакыты булмагангамы - хыялын миңа тормышка ашырырга туры килде, миннән гармунчы ясады.

- Беренче каналда сезне ничек кабул иттеләр?

- Мәскәү халкын усал, явыз дип сөйлиләр. Ни гаҗәп, безгә ачык йөзле кешеләр генә очрады. Тапшыру 26 апрель көнне төшерелде. Репетиция өч сәгать дәвам итте, аннан соң 3 сәгать съёмкалар булды. Тугыз уенчының тугызы да музыкаль чыгыш әзерләгән. Татар, грузин, рус, кыргыз, әрмән, якут һәм башка милләт кешеләре чыгыш ясады. Бик күңелле булды. Әмма тугыз уенчының өчесе генә тере тавышка, уен коралларына кушылып уйнап җырлады. Без - татарлар, грузиннар һәм рус милләтеннән булган ир-ат. Соңгысы җиңде дә инде. Гомумән, тапшыру төшерүнең нечкәлекләре күп. Бер көндә ике тапшыру төшерелә икән, безнеке сәгать дүрттә генә тәмамланды.

- Дулкынлану булдымы?

- Әлбәттә. ТНВ каналында алты камера төшерсә, монда уналты! Альбина түгел, үзем дә каушадым. Бу бигрәк тә беренче куплетта сизелә. Тапшыру Җиңү көненә багышланганга күрә, һәр уенчыдан сугышта катнашкан ата-бабалар турында сорадылар. Тапшыруда Альбина минем дәү әтием - Әсәдулла Сәмигулла улы турында сөйләде, чөнки үзенең бабасы яшерен гаскәрләрдә хезмәт иткән. Шулай итеп, бөтен дөнья Әсәдулла бабай турында ишетте. Әле дә күңелем тулып, горурлану хисе кичерәм.



- Булат, күчтәнәч-бүләккә ниләр алып бардыгыз?

- Альбина каклаган каз алып барды. Чәк-чәк, казылык һәм төрле сувенирлар алдык. Татарстанны тәкъдим иткәч, күчтәнәчләрне мулдан алып барырга, гади күлмәк түгел, ә милли кием кияргә теләдек. Төрле оешмаларга һәм югары урындагы кешеләргә мөрәҗәгать иттек. Шуларның берничәсе генә теләп ризалашты. Сезнең аша аларга рәхмәтебезне белдерәбез. "Заманча" продюсер үзәгенә, шәхсән Харис һәм Рәсимә Вәлитовлар гаиләсенә, милли киемнәр һәм сувенирлар белән тәэмин иткән «Идел» яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафинага, миңа кием тегүче Луиза Скипинага, Татарстан Республикасының "Алга" кием бренды җитәкчесе Зиятдинов Тимерханга зур рәхмәт!
Тапшыруда брендларны махсус күрсәтмәделәр, шунысы кәефне кырды. Дөрестән дә, бик әзерләнеп бардык.



- Хәзерге вакытта сез үзизоляциядә дип беләм?

- Үзизоляциядә генә түгел, 2 атналык карантинда утырырга дигән уртак фикергә килдек. Инде унике көн дәвамында Тимур белән Альбинаның фатирында яшибез. Беркая да чыкмыйбыз, көн дә тәмле ризыклар ашыйбыз. Ризыкны Тимурның әнисе дә китерә, үзебез дә әзерлибез, заказ биреп тә китертәбез. Ләйсәннең туган көнен дә үзизоляциядә үткәрдек.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading