16+

Наил Сәгъдиевкә таш кала моңлы булып үсәргә комачауламаган

Без, соңгы елларда: «Әйт, авылым, кайда соң моң? Моң кайда соң, әйт, урам», - дип, күкрәкләр киереп, җыр сузабыз. Бу юллар җыр авторлары, гомумән, татарның саф үз моңы фәкать авылларда ярала, моңның бишеге татар авылы урамы дигән фикердән языла. Чынлап та, моңның ватаны авылда дию ялгышу түгел. Моңа мисаллар күп....

Наил Сәгъдиевкә таш кала моңлы булып үсәргә комачауламаган

Без, соңгы елларда: «Әйт, авылым, кайда соң моң? Моң кайда соң, әйт, урам», - дип, күкрәкләр киереп, җыр сузабыз. Бу юллар җыр авторлары, гомумән, татарның саф үз моңы фәкать авылларда ярала, моңның бишеге татар авылы урамы дигән фикердән языла. Чынлап та, моңның ватаны авылда дию ялгышу түгел. Моңа мисаллар күп....

Әйткәнемне исбатлар өчен иң матур вә кулай мисал Татарстанның атказанган артисты, «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион бәйгеләрендә фәкать беренче баскычларга гына басарга хаклы дип табылган виртуоз музыкант Наил Сәгъдиев исемен китерә алам. Бу егетнең чиксез зур таланты, музыкага карашы, музыкальлеге тимер-бетон юллы, таш шәһәрдә бөре ярган. Ул - нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә туып үскән һәм рус мәктәбендә белем алган бала. Әмма гаиләң татар телле, үз милләтеңә хөрмәтле, нәсел тамырларың авыл урамнарына береккән очракта, таш кала моңлы булып үсәргә комачаулый алмый икән.

Наилнең бер бабасы - Татарстанның Буа ягыннан. Икенче як бабай - чуаш иле татары. Әбиләре дә авылдан. Ислам дине тәрбиясе алып, инсафлы булып, халкыбыз­ның хисле җыр-мөнәҗәтләрен телләреннән төшерми яшәгәннәр. Моң, сәләт, музыкага хирыслык буыннан-буынга, каннан-канга күчеп килгән табигать феноменын Наил әби-бабаларыннан мирас итеп кабул иткән.

Наил Сәгъдиев - музыкант буларак, татар дөньясына бик таныш һәм телевизор экраннарында бик еш күренеп, тамашачысы каршында үзенең хезмәтен тәкъдим итеп торган шәхес. Еш күренүнең сәбәбе аның әрсезлегеннән, үз фигурасын сөеп гел балкып торудан түгел, киресенчә, әдәпле холкы, тирән музыкаль белеме һәм үзен хөрмәт иткән һәр җырчы, музыкантның Наил белән рәттән басып иҗат итәсе килгәннән. Музыкант, ир-егет буларак, ул бик тырыш, һич зарланмас, шат күңелле, әйдаман холыклы егет. Нинди генә авырлыклар кичермәсен, юл газабы, иҗат борчулары, уңышлы-уңышсыз чыгышларда Наил акыл белән эш итә белә. Без артистлар арасында сәхнәдә төрле алымнар белән эш итә белгән осталар әз түгел. Кайсы фәкать үз чыгышы өчен генә җилкәсен кашый, кайсы: «Үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын», - дип карый. Бар чын иҗатчылар. Андыйлар үзе турында онытып, уртак уңышны намус эше һәм ул бернинди хилафсыз булырга тиеш дип санап, җанын-канын, сәламәтлеген жәлләми, милләт­кә хезмәт итә. Тулаем концерт программасына җавапны үз өстенә алып, иҗат йөген тарта. Наил нәкъ менә шушы кавем артистларының берсе. Наил белән халык-тамашачы каршына чыгу минем үземә ышанычымны, ныклыгымны арттыра. Халкыбыз көйләрен, композиторларның иң катлаулы әсәрләрен бу музыкант тудырган аккордлар авазына кушылып җырлау - җан рәхәте. Күңелнең иң тирән төпкеленә керердәй музыкаль авазларны ул теләсә кайсы музыка уен коралларында тудырырга сәләтле. Әлбәттә, сүз гармун, баян, тальяннар турында бара. Тынлы коралларда да ул - искитмәле үзенчәлекле, мавыктыргыч артист. Халкыбыз көйләренең бик катлаулыларына аерым хөрмәт белән, үз эшкәртүендә имгәтми-җимерми саклык белән генә репертуарын туплап бара. «Эскадрон», «Авыл егете», «Бардым урманга», «Сәлимәкәй», «Яна йөрәк» «Озын су өсте», «Илче Гайсә», «Борынгы көй»... саный китсәң, күп дистәләр белән исәпләнер иде. Татар композиторларының теләсә кайсы көен хәтер сандыгында саклап, яшь башкаручыларга остаз булып та тора. Җиде ел рәттән «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион бәйгесендә Наил - алыштыргысыз музыкант. Бәйгечеләрнең җиңүчеләр рәтенә басуында Наил Сәгъдиевнең зур өлешен мин ничә еллар сөенеп күзәтәм. Аның кешелеклелеге, ярдәм кулы сузарга торуы, киңәшләре, һәр катнашучының язмышына битараф булмавы сокландыра. Һәм һич ялгышусыз, кемнең кем булып үсеп китәчәген күрә белә. Бу - музыканы ишетү, тою, сиземләүдән килә торган сәләтнең бер ягы. Күпкырлы сәләтле бу егеткә рус классик әсәрләренә дөнья күрсәтү чикләвек вату белән бер. Чөнки бала чактан музыка мәктәбе, аннары Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерватория сыйныфлары, мәдәният институты дипломы Наилгә музыка дөньясына хәер-фатихасын биреп тора. Рус, чит ил классикасы, халкыбыз җырларын татар композиторларының әсәрләрен эшкәрткәндә, Наилнең үз буяулары, үзенең ачык төсләре, үз карашы бар. Алар һич миллилеген югалтмый баетылалар. Бу иң кыйммәтлесе һәм кадерлесе. Музыканы эшкәртүчеләр, яңартырга тырышучылар бик күп, әмма ни аяныч, милли бизәкләр, үз йөзебез сакланмый. Наилнең иң авырткан җире бу. Шуңадыр дип беләм, ул вакытын жәлләми, күп әсәрләрне үзе эшкәртергә тырыша, өлгерә алмаган очракларда, күз уңыннан җуймый гына башкаларга ярдәм итеп бара.
Наил - Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкләгән «Казан нуры» уен кораллары оркестры музыканты. Шушы оркестр белән хезмәттәшлек еллары инде дистәгә тулып килә. Дөньяның кайсы гына почмагында Наилнең тальян-баяннары, әлеге оркестрга кушылып, милли көйләребезне башкармады икән. Хәер, Наил үзе генә дә тулы бер оркестр булып сәхнәне тутырырга, тамашачыны әсәрләндерергә сәләтле иҗатчы.

Наил Сәгъдиев - гаилә башлыгы, ир, әти буларак та, аерым бер хөрмәткә лаеклы зат. Аның иҗатының дәвамы гаиләме, әллә киресенчәме дигән сорауга җавап табуы бик читен. Нинди генә ерак сәфәргә чыгып китмик, хәләле, балалары аның күңел киштәсендә, кайгырту үзәгендә яши. Ике улы, җәмәгате Наилнең - күңел байлыгын тутырып, илһамга, иҗатка этәреп торучылары. Гаиләдә иҗат өчен тулы ирек. Иркенлекне яулап-даулап түгел, гаделлеге, күңел чисталыгы белән ышандырып тапкан. Моңа ирешү ир кеше өчен җиңел түгел.
Татарның атаклы музыкантлары хезмәтләренең дәвамчысы, үстерүчесе һәм дөнья буйлап таратучысы булган олуг музыкант Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев турында мин сәгатьләр буе сөйли һәм күп итеп язып тасвирлый алам, әмма тукталырга уйлыйм. Бу егетнең зур иҗат планнары бар. Хыяллары очышта. Киләсе язмамда Наилнең хыяллары тормышка ашкач, сезнең белән, хөрмәтле укучым, кабат бер күрешү өмет итеп яшим. Моңлы, сәләтле, акыллы татар егете белән сезне киләчәктә дә очраштырырга вәгъдә итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading