16+

Ничек мин 2 сумга Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертын карап кайттым

Казанда ике көн рәттән яңа гаилә дуэты Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерты узды. Барлык тиешле кагыйдәләргә туры китереп, зал шыгрым тулы иде. Хөрмәт итеп зурлап чакыргач, мин дә бу концертны тамаша кылып кайттым. “Зурлап” дип юкка гына әйтмәдем, монысын соңрак аңлатам.

Ничек мин 2 сумга Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертын карап кайттым

Казанда ике көн рәттән яңа гаилә дуэты Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерты узды. Барлык тиешле кагыйдәләргә туры китереп, зал шыгрым тулы иде. Хөрмәт итеп зурлап чакыргач, мин дә бу концертны тамаша кылып кайттым. “Зурлап” дип юкка гына әйтмәдем, монысын соңрак аңлатам.

Алмазның концертында булганым бар, ә менә дуэт буларак тәкъдим иткән уртак концертларына беренче баруым. “Йөргән таш шомара”, ди. Алмаз да шомарган, теле телгә йокмый. Шулкадәр матур сөйли ул. Аның шигырь сөйләү остасы булуын күпләр белә. Ләкин шигырьне генә түгел, юморны да, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны да тәмләп җиткерә белә ул. Бар дөньяңны онытып тыңлап утырасың. Алмаз Зөлфирәсен дә сөйләргә өйрәткән. Үзе шулай диде. Зөлфирә бер хатасыз, паузасыз матур итеп, төгәл итеп сөйләшә. Гомумән, минемчә, артист кеше сәхнәгә чыга икән, тамашачы белән аралаша белергә тиеш. Боларның икесе дә сөбханалла ул яктан. 

Зөлфирәнең җырлау осталыгы искиткеч! Аның моңлы тавышы теләсә кайсы күңел кылларын тибрәтә аладыр. Эстрадада мондый көчле тавышлар бик сирәк. “Зөлфирә кебек оста җырчы булырга омтылмыйм. Әмма киләчәктә халык артистының иң шәп алып баручысы булырга телим”, - диде Алмаз. Һичшиксез шулай булачак дип уйлыйм.

Концертта эстрада җырлары да, онытыла барган халык җырлары да яңгырады. Алмаз белән Зөлфирәнең сәхнәгә милли киемнәрдән чыгуы зур ихтирамга лаек. Тамашачылар янына төшеп, ретро җырлар башкардылар, халыкны да җырлаттылар. Ничектер рәхәт концерт булды ул. Бер сулышта үтте дә китте.

Мине “зурлап” чакырулары турында язган идем бит әле. Алмаз белән Зөлфирә миңа “Эльвира Рамил кызы” дип язылган концертка чакыру билеты бирде. Әтинең исемен каян белгәннәр икән, дип озак кына баш ваттым, ләкин үзләреннән сорап тормадым.

Концерттан соң, матур тамашага чакырганнары өчен рәхмәт әйтеп Алмазга шалтыраттым. “Мин сиңа төнлә ялгыш 2 сум акча җибәрдем”, - ди бу. Үзе шаркылдап көлә. “Гадәттә, чакыру билетына отчествоны язганда, “сбербанк -онлайн” аша карыйм. Синекен караганда, ялгыш 2 сум акча киткән”, - ди Алмаз.

Менә хәзер барысы да аңлашылды. Төнге сәгать икенче яртыда миңа смс килде: “Перевод 2 рубля от Алмаза Айратовича М.” Мин моны йокыаралаш саташу дип уйладым да, кабат йокыга киткәнмен. Билгеле, иртән бу турыда оныттым, бөтенләй искә алмадым. Ә Алмаз сөйләгәч, теге төнге смс кылт итеп исемә килеп төште бит! Шулай итеп, Мирзаяновлар концертын да карап кайттым, 2 сум акчалы да булдым!

Кыскасы, Алмаз белән рәхәтләнеп көлештек!..

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading