16+

Нурзадә: "Тагын узмадым"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә “Яңа Татар Җыры” бәйгесендә үзе иҗат иткән җырлар белән катнашкан булган. Әмма жюри аның иҗат җимешләрен җиңүгә лаеклы дип тапмаган. Бу уңайдан Нурзадә фикерләре белән уртаклашты.

Нурзадә: "Тагын узмадым"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә “Яңа Татар Җыры” бәйгесендә үзе иҗат иткән җырлар белән катнашкан булган. Әмма жюри аның иҗат җимешләрен җиңүгә лаеклы дип тапмаган. Бу уңайдан Нурзадә фикерләре белән уртаклашты.

“Булмады! Тагын! Узмадым! Тагын узмадым! Ышанасызмы? Бу җыр да ярамады. “Яңа Татар Җыры"нда катнашкан җырларым турында бара сүз. Нишлисең инде? Тагын да матуррак җырлар иҗат итәргә генә кала! Баш ярылып, күз чыкмаган, Аллага шөкер! Иң мөһиме - тамашачылар ярата бит бу җырларны. Сез яратсагыз, миңа шуннан да зур бүләк юк.

Узган ел беренче урын алган җырларны беләсезме сез? Ә минем бу җырларым күпме килен-кияүләрнең бәхетле көннәрендә яңгырады. Әниләр турындагысы 8 март яисә Әниләр көне уңаеннан видео булып ватсапта, халык арасында йөри!

Ләкин мин үҗәт дидем бит! Кире! Үҗәт! Барыбер киләсе елга да катнашам! Әле миндә җырлар бер 10 ел катнашсам да җитәрлек! Тиз генә котылдык, төшереп калдырдык моны быел да дип уйламагыз!

“Кияү һәм кәләшкә” җыры тамашачыларның иң күп тавышларын җыйган җыр иде әле. Кызык, әйеме?! Рәхмәт тавышларыгыз өчен, бик зур рәхмәт чын күңелдән! Ләкин... Менә шулай да була икән. Ярар, иң мөһиме исән-сау булыйк инде!” - дип язган Нурзадә.

Нурзадәнең әлеге сүзләренә карата төрле фикерләр язганнар. Әйтик, танылган журналист Илфат Фәйзрахманов болай дигән: “Бүген татар сәхнәсе бармыни ул? Аны бит татарныкы дип әйтеп булмый инде хәзер. Тозсызлык, зәвыксызлык, затсызлык анда бүген. Менә шул кирәктер сәнгатьне билгеләүчеләргә дә. Өч нота арасында буталган җыру җыручылары, тавышларын компьтерда монтажлаган фанерачылар заманы кешеләре бит жюричылар да. Анда Әлфия апалар утырса, Нурзадә үтәр иде. Алар эпохасы түгел шул хәзер. Нурзадәне бик яратам, артистка, якташым буларак кына түгел, Кеше ул. Кайгырма, борыныңны салындырма, корыч сынаулар аша чыныга”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илфат әфәнде дөрес әйтә.

    Мөһим

    loading