16+

Әнвәр Нургалиев: "Кайгыдан шешәгә үрелүдән Аллам сакласын"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев газиз кешесен- әнисен югалтканнан соң, социаль челтәрләрдә җырчыны әле башыннан сыйпадылар, әле утка салдылар.

Әнвәр Нургалиев: "Кайгыдан шешәгә үрелүдән Аллам сакласын"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев газиз кешесен- әнисен югалтканнан соң, социаль челтәрләрдә җырчыны әле башыннан сыйпадылар, әле утка салдылар.

Әлеге миһербансыз күренешкә Әнвәрнең карантинга ябылуы сәбәпче булды. Ләкин үзенең җырындагыча “җылы сүзләр белән юатучылар” күбрәк булып чыкты. Бүген без аның белән хич-кичерешләре, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

- Әнвәр, әниеңне югалтуны бик авыр кичердең, төшенкелеккә бирелдең...

- Әниемнең китүе минем өчен зур югалту булды. Мин моны әле дә аңлап бетерә алмыйм. Бу - төшкенлеккә бирелү түгел, ә әлеге хәлне күңелнең кабул итмәве. “Нигә? Нигә минем әни белән? Нигә минем белән булды бу хәл?” – дигән сораулар күңелне тырный.

- Синең хакта кайгыдан хәтта шешәгә үрелгән, диделәр. Бу дөрестән дә шулаймы?

- Мин үземне эчмим димим, кирәк вакытта кулланам. Ләкин эш вакытында түгел. Кайгыдан шешәгә үрелергә Аллам сакласын. Кирәк булса, әллә кайчан үрелер идем. Дошманнарны куандырыргамы? Юк инде. Ничек кенә авыр булмасын, мин тешемне кысып булса да елмаям. Аллага шөкер, гаиләм, балаларым, туганнарым бар, әтием исән. Җырланмаган җырлар әле бик күп.

- Кайгы өстенә гаиләгезне карантинга яптылар. Шуңа да карамастан, кайберәүләр сине гаепләде. Бу янган учакка ут өстәү булды. Тик күп кенә иҗатташ дусларың, тамашачыларың яклап чыкты. Шул көч өстәдеме сиңа?

- Тамашачымның 95 проценты мине яклады. Дусларым да элемтәдә булды. Аларга рәхмәтемне җиткерәм. Чирне беркем дә сорап алмый, килә дә җитә. Кайберәүләр акыл өйрәтте, урынсыз нәтиҗәләр чыгарды. Бу чир буенча барысы да белгеч булып чыкты. Кешелекле булырга кирәк.

-  Хәзерге вакытта авылдагы йортны кем карый? Киләчәктә ул йортта яшәячәкләрме?

-  Авылдагы йортта беркем дә яшәми. Әмма кайтып җыештырып, буяп, чистартып киләбез. Бакчага бераз бәрәңге, суган, кыяр, редис һәм башка яшелчәләр утырттык. Мин утырткан алмагачларны әнием бик ярата иде. Узган ел алар беренче тапкыр алма бирде. Әнием “улымның алмалары” дип куана иде. Хуҗалыкны апам белән җизни карап тора. Бар җирдә дә йозак эленеп тора...

-  Әнвәр, син үзең дә йорт төзисең дип беләм. Кайда урнашкан ул, кайчан күченергә исәп?

-  Әйе, Уфа янында бик матур урында йорт төзибез, Аллага шөкер. Кайчан күченербез – анысы билгеле түгел. Бәлки Яңа елдан соң булыр. Исәнлек кирәк, бүгенге көндә барысы да үзгәреп тора.

-  Үзизоляциягә кадәр кайбер артистлар концертлар куеп, азмы-күпме акча эшләп өлгерде. Син “запас” акча туплый алдыңмы?

-  Аллага шөкер, җитәрлек.

-  Кыен шартларда булса да, яңа җырлар иҗат итәсең. Тамашачыңны кайчан яңа клип белән сөендерәчәксең?

-  Яңа җырлар өстендә эшләвемне дәвам итәм. Яңа репертуар туплыйм. Хәзер тормышка карашым бераз үзгәрде, репертуардагы тематика да үзгәрер дип уйлыйм. Клип төшерүне июль аена планлаштырам, Алла теләсә.

Лена РӘХИМОВА

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.

Лена РӘХИМОВА ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-ngyymova-kyzym-narkozdan-avyr-aynydy
Лена РӘХИМОВА ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-ngyymova-kyzym-narkozdan-avyr-aynydy

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец энвэр унышлар сина.эниенен урыннары жэннэтэ булсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Синен язманы укысам Энвэр,тамакка тоер тыгыла,башлар кыса башлый.Еламыйча укый алмыйм,бик авыр хэллэр.Туземлек сезгэ!!!Без сине бик яратабыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайгылар сорап килми шул . Ходай тагаллэ ярдем бирсен Анварга. Нык авыр якыннарны югалтуы. Куптен тугел апам вафат булды. Ходайдан сабырлык барчабызгада кара кайгы кичеручелерге.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Авыр кайгынны уртаклашабыз, эти эниеннен рухлары шат булсын! Э синен елмаюын сунмэсен, унышлар!

          Мөһим

          loading