- Туган көн алдыннан танышуыбызга багышланган минифильм да төшердем. Тулай торакта танышуыбыз, урам буйлап аңа эш эзләп йөрүем, эшкә урнаштыруым, очрашып йөрүебез турында сөйләдем. Ул Женя исемле әбидә яшәгән иде, аның янына да кереп чыктык. Әбигә хәзер 82 яшь икән. Ирина бу фильмны күргәч, күңеле тулып елады. Аның гына түгел, килгән кунакларның да, үземнең дә күзләр яшьләнде.
- Җимешеңә багышлап махсус җыр да яздыргансың икән?
- Ирина күптәннән Михаил Боярскийның “Спасибо за сына и за дочь” җырын җырлавымны сорый иде. Ләкин һич җае чыкмады, вакыт тимәде. Туган көн алдыннан бер сәгать эчендә бу җырны яздырдык да куйдык.
Комментарийлар