16+

Әнвәр Нургалиев: "Хәтта диңгезгә дә барасы килми. Хатын ни дияр..."

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев быел Сабан туйларда кайда чыгыш ясавы һәм, гомумән, җәйгә планнары турында сөйләде.

Әнвәр Нургалиев: "Хәтта диңгезгә дә барасы килми. Хатын ни дияр..."

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев быел Сабан туйларда кайда чыгыш ясавы һәм, гомумән, җәйгә планнары турында сөйләде.

“Аллаһка шөкер, быел күп кенә районнарга чакырдылар. Моның өчен мин Татарстанга бик рәхмәтлемен. Быел Алексеевск, Буа, Балтач, Әтнә һәм башка район Сабан туйларында булачакмын”, - ди җырчы. 

Әнвәр шулай ук җәйгә планнары белән дә уртаклашты. “Быел җәй көне өебезгә күченергә исәп, Аллаһы боерса. Аннан беркая да чыгасы килми, хәтта диңгезгә дә барасы килми. Хатын ни дияр... Ләкин миңа монда бик рәхәт. Чәчәкләр, агачлар, үләннәр белән хыялланам. Урамда учакта ашарга пешерәм. Күңел җырлый, күктә кояш балкый, бик рәхәт”, - диде Әнвәр Нургалиев.

Иҗатка килгәндә, җырчы яңа концерт программасын Яңа елдан соң гына тәкъдим итәчәген әйтте. Хәзерге вакытта Әнвәр яңа сезонга җырлар әзерләү белән мәшгуль.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading