16+

Өч бала әтисе Рөстәм Насыйбуллин гаиләсе хастаханәгә эләккән

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин өч баласы һәм хатыны белән бергә хастаханәдә ята. 

Өч бала әтисе Рөстәм Насыйбуллин гаиләсе хастаханәгә эләккән

Җырчы Рөстәм Насыйбуллин өч баласы һәм хатыны белән бергә хастаханәдә ята. 

Бу хакта Рөстәмнең хатыны, журналист Юлия Насыйбуллина хәбәр итте. “Өй эченә инфекция кергәнгә бер айдан артык булган инде. Башта үзебез чирләдек, аннан берәм-берәм балалар. Инде шөкер терелеп беттек дигәндә, тагын китереп сукты... Нәрсә бу? Барысы да борын тыгылудан башланды. Аннары ютәл кушылды, аннан температура...

Өч көн саен диярлек участковый педиатрда тикшеренеп тордык. Әскәрнең бер атнага якын температурасы бөтенләй төшмәде - 38,5. Аннан Әнвәрнеке күтәрелде. Шуннан соң экспресс тест алдылар. Результат тискәре. Хәер, аның шулай буласын үзләре дә чамалап әйттеләр. Чөнки аска, үпкәгә таба киткәч күрсәтми инде ул, диделәр һәм рентген ясарга җибәрделәр...

Шулай итеп, Әскәр белән Әнвәрдә инфекционная пневмония, яткырырга, диделәр. Амираны кая куярга? Аның температурасы булмаса да, йөткерүе көчле. Табиблар өчесен бергә салырга киңәш итте. Рәхмәт әйтеп ризалаштык. Хәер, өйгә кайтып китеп, түләүле табиб чакырып дәвалану теләге дә бар иде. Тиз арада үзебезне кулга алдык. Чөнки больницадагы сыман без балаларны өйдә дәвалый алмаячакбыз. 

Өч кеше сәламәтлеге – зур җаваплылык ул. Больницадан отказ язып кайтып китүче күп кешеләрне беләм. Үзебезнең мисалдан чыгып алай эшләргә киңәш итмәс идем. Өченче көн ятабыз инде, төн уртасында икешәр мәртәбә табиб чакырырга туры килә. Чөнки Әскәрнең температурасы һаман төшми. Өйгә кайткан булсак, иртәме-соңмы барыбер шушында килгән булыр идек. Ә күпме вакыт югалыр иде! Салкын тигәндер, бераз ятыйм да узар. Фәлән кеше фәлән дару эчкән дә терелгән, дип кул селтәп, үз белдегең белән дәвалана торган вакыт түгел...” - ди Юлия Насыйбуллина.

Насыйбуллиннар гаиләсенә сәламәтлек телибез. Тиз арада савыгып, өйгә кайтырга язсын!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading