16+

"Пандемияләр булмасын иде..." : эстрада артистлары балаларын беренче сыйныфка озатты

Быел татар эстрадасында кемнәрнең балалары тәүге тапкыр мәктәпкә барды икән? 

Быел татар эстрадасында кемнәрнең балалары тәүге тапкыр мәктәпкә барды икән? 

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның уллары Самир беренче сыйныфка укырга кергән. “Барлык балаларга уңышлы уку елы телибез. Пандемияләр, вируслар, онлайн укулар булмасын иде бу елда”, - ди Гүзәл Уразова.

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызлары Ләйлә дә укырга керде. “Әзрәк куркам, оялам”, - дип кичерешләре белән уртаклашты Ләйлә.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның төпчек уллары Ильяс 149нчы лицейга укырга керде. “Безнең бәләкәебез дә үсеп җитте. Абыең кебек җаваплы булырсың дип теләп калабыз”, - ди Алсу Фазлыева.

Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизә быел тәүге тапкыр мәктәпкә барды. “Айгизәбезне беренче сыйныфка аяк басуы белән котлыйбыз!” - ди Рамазановлар.

Альбина Апанаеваның кызы Миралия белем алырга беренче сыйныфка укырга барды. Аңа да әти-әнисе Инстаграм сәхифәсендә изге теләкләрен теләгән.

Без дә мәктәп укучыларын Белем көне белән котлыйбыз! Зур уңышлар, яңа казанышлар телибез!

​​​​​​

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле сэгатьтэ балакайлар! Сау-сэламэт булыгыз, тырышып укыгыз! Унышлар сезгэ!

    Мөһим

    loading