Шәһри Казан

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина белән Казан урамнарының берсендә көтелмәгән хәл булган

Иң шаккатырганы: нәкъ кирәкле вакытта мине танып килеп туктавы. Теләсәң дә, алай туры китереп булмас иде. Махсус эшләнгән кебек булды. Дөньяда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр бар бит ул", - дип сөйләде безгә Лилия Хәйруллина.

"Эшләр буенча ярты сәгатькә бер җиргә кергән идем. Чыксам, машина юк. Бу - тормышымдагы иң курыккан әйберләремнең берсе иде. Моңа кадәр ярамаган урында машинаны калдырганнан соң, "алып китмәделәрме икән?" дигән курку була иде. Ләкин бу юлы бөтенләй андый уй булмады.

"Хәзер нишләргә инде?" дип уйлап торганда, яныма машина белән бер егет килеп туктады. Минем белән йөз ел таныш булган сыман сөйләшә башлады. Штраф стоянкага алып барырга тәкъдим итте. Баксаң, ул миңа инстаграмда язган булган икән. Мине белә булып чыкты. Штраф стоянкага илтеп куйды, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләште, авырлы булганга чиратсыз үткәртте, бик ярдәм итте. Вакытын кызганманганы, булышканы өчен рәхмәт аңа. Рәхмәт йөзеннән үзен инстаграмга да төшереп куйдым. "Хатын эзлим" дигәч, анысын да әйттем, бизнесына да реклама куйдым.

Реклама

Иң шаккатырганы: нәкъ кирәкле вакытта мине танып килеп туктавы. Теләсәң дә, алай туры китереп булмас иде. Махсус эшләнгән кебек булды. Дөньяда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр бар бит ул", - дип сөйләде безгә Лилия Хәйруллина.

ЭЛЬВИРА ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: