16+

Рафил һәм Эльмира Җәләлиевлар: «Без бер-беребездән армыйбыз»

24 апреля 2025, 14:55
6493
3
12
Уку өчен 6 минут

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова – татар эстрадасының тыйнак, ихлас, тәрбияле дуэты.

Рафил һәм Эльмира Җәләлиевлар: «Без бер-беребездән армыйбыз»

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова – татар эстрадасының тыйнак, ихлас, тәрбияле дуэты.

Бу парның бер-берсенә карата мөнәсәбәте, карашы бары тик соклану хисләре уята.

- Эльмира, шәһәр кызының игътибарын авыл егете ничек җәлеп итте икән?

- Авыл егетенә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем. Хәзерге яшьләр акчалы, фатирлы егетләргә кызыга. Миндә андый уйлар бөтенләй булмады, минем өчен бу мөһим түгел иде. Әти-әнинең дә беркайчан «бай кияү кирәк» дип әйткәне булмады. Алар өчен булачак иремнең мине яратуы мөһим иде. Әти - Салават Зәкиевичның фанаты, Рафилнең анда укыганын белгәч, ул мине берсүзсез Рафилгә кияүгә бирергә әзер иде (көлә). Аннан соң әти-әнием үзләре дә авыл кешеләре. Әти Зәй районы Карман авылыннан, әни – Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылы кызы.

Рафил: Эльмира 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга килде. Башта мин аның җырлавын ишетеп тавышына гашыйк булдым. Хатын-кыз җырчылар арасында тавышы минем күңелгә хуш килердәйләре сирәк. Эльмираның җырлавын бик ошаттым. Бервакыт коридорда күрешеп сөйләшеп киттек. 2014 елның февраль ае иде, Эльмираны августта узачак мәҗлестә җырларга чакырдым. Ризалашты.

Эльмира: Рафилнең август аена чакыруын чынга алмадым, юри әйтәдер дип уйладым. Икенче көнне коридорда күреп, «августны язып куйдыңмы?» дип сорады. Шуннан аралашып киттек, ә инде апрель аенда беренче тапкыр мәҗлестә эшләдек. Анда очраклы рәвештә очратып чакырды. Рафил үз акчасыннан миңа түләде. Җәйгә таба инде без егет белән кыз булып йөри башладык. 2017 елда концерт вакытында Рафил миңа тәкъдим ясады һәм җәй көне мин укуны тәмамлагач өйләнештек. Рафил – тәрбияле, гади егет. Аның борын чөеп, кыланып йөрмәве күңелемне яулагандыр дип уйлыйм.

- Сезнең дуэт кайчан барлыкка килде: очрашып йөргәндәме, әллә өйләнешкәчме?

Рафил: Өйләнешкәнче, 2014 елда. Беренче дуэт җырыбыз «Алма» җыры иде. Бу инде дуслык мөнәсәбәтләренең чигенә җитеп, теге якка чыгып барган мәле иде. Дуэт җырларга тәкъдим итү җитди мөнәсәбәтләрне башлауга бер адым булды. Халык җылы кабул иткәч, клип төшердек һәм дуэт җырлар яздыруны дәвам иттек.

Эльмира: Кайбер журналистлар ул вакытта эстрадада дуэтлар күп дип сөйләсә дә, алай түгел. Кайбер дуэтлар белән бер чорда башладык, ә кайберләре әле бөтенләй юк иде.

- 2024 елда Салават Фәтхетдинов концертында сезгә «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» медальләр тапшырылды. Монда остазыгызның өлеше бармы?

Рафил: Әлбәттә. Салават абый һәрвакыт ярдәм итә, безне канатландыра. Ике көннең берсендә мин Салават абыйда. Без бер дулкында. Аннан файдаланырга теләп, янында йөрүчеләр күп. Ә мин андый түгел, кирәген дә сорый белмим. Үзе бирсә дә, яхшысынмыйча гына алам. Гомумән, мин һәр нәрсәне үзем хәл итү яклы, кемнәндер сорап, өметләнеп йөрмим.

Эльмира: Аларның гаиләсенә карап шаккатам, шулкадәр гади, ачык һәм кунакчыл кешеләр. Без килеп керүгә, табын артына чакыралар. Үз балалары кебек якын итәләр. Бик рәхәт, аралашучан гаилә. Барган саен Хәяткә бүләк биреп җибәрәләр.

- Сезнең дуэтта хәзерге эстрадага хас булмаган тыйнаклык, тәрбиялелек бар. Бу сезгә комачау итмиме? Кыен түгелме?

Рафил: Кыен. Дөрестән дә, кайбер концертларга туры килмибез, безне анда чакырмыйлар. Без моны аңлыйбыз, һәм ничек бар, шулай кабул итәбез. «Солянкаларда» үз тәлинкәбездә кебек түгел. Безнең белән бер дулкында булган артистлар белән генә бер сәхнәдә чыгыш ясарга рәхәт.

Эльмира: Җыелма концертларда чыгыш ясаганда, кайбер җырчылардан тискәре карашлар сизәбез. Әйе, без алар кебек түгел. Бәлки бу начардыр, белмим...

- Рафил, син күп еллар дәвамында мәҗлесләр алып барасың. Әгәр бер үк кешеләр мөрәҗәгать итсә, программаны үзгәртәсеңме?

- Кемдер моңа сөенәдер, ләкин мин бер үк кешеләр чакырганны яратмыйм. «Һаман шул Рафил, һаман шул кием, һаман шул җырлар» дип әйтәләрдер дип уйлыйм. Ә бәлки алар нәкъ менә шул җырларны, шул мәзәкләрне ишетергә теләп безне чакырадыр? Баш тартырга да ярамый, барсаң да читен. Әлбәттә, программага үзгәрешләр кертелә. Мәҗлесләрне булсын дип кенә эшләмим, минем өчен һәр җире идеаль булырга тиеш.

- Сигез ел бергә яшәү дәверендә мөнәсәбәтләрнең бозылган чаклары булдымы? Кем күбрәк юл куя?

Рафил: Көндәлек мәсьәләләр буенча аңлашылмаучанлыклар һәр гаиләдә була торган хәл. Ашау-кием темасыннан башлап иҗат темасына кадәр каршылыклы мизгелләр килеп чыгарга мөмкин. Фикерләр сөзешкән очракта, ситуациясенә карап, юл куябыз.

Эльмира: Икебез дә лидер, баш ияргә яратмыйбыз. Рафил – Кучкар, мин – Арыслан йолдызлыгы астында туганмын. Сөйләшмичә торып, гафу үтенеп йөрмибез. Холыкларыбыз кушмый. Күңелсезлекләрне онытып, бөтенләй башка темага сөйләшә башлыйбыз. Икебездә дә горурлык хисе көчле.

- Төшенкелеккә бирелгән, тирә-юньгә битараф булган вакытта нишлисез?

Рафил: Миндә андый чаклар еш булгалый. Юк кына әйбердән кәеф төшәргә мөмкин. Эльмираның лидер булуы «коткара». Барысын да анализлап, икенче күзлектән карый башлыйм.

Эльмира: Мин аны бераз ачуланып «коткарам». Концертка әзерләнгәндә, кәефе йөз төрлегә үзгәрә. Бер илһамланып йөри, бер кәефе китә, бөтенләй концерт куясы килми. Ачуланып алсаң, җайланып китә.

Рафил: Төшенкелеккә бирелү дигәннән, югалтуларны авыр кичерәм. Сирәк аралашкан кешенең дә әгәр бу дөньядан китүен ишетсәм, еларга мөмкин. Мин – эмоциональ кеше, Эльмира ул яктан көчлерәк.

Эльмира: Югалтуны һәркем авыр кичерәдер. Яраткан җизнием киткәч, бик борчылдым. Кызганыч, кызымны күрми калды, аның тууын бик көткән  иде. Хәят туганнан соң, әбине югалттым. Бу югалтуны да авыр кичердем. Әбинең җидесенә кайта алмадым, мәҗлестә идек, җырны елый-елый җырлап чыктым.

- Хәят – көтеп алынган җимешегез. Биш ел буе бала көтеп, өметләнеп яшәү авыр булгандыр?

Эльмира: Чынлап та, Хәятне биш ел көттек. Казанда да, Чаллыда да бармаган җир калмады. Күренекле табибларга күрендек, им-томчыларга бардык. Икебез дә сау-сәламәт, медицина ягыннан да бар да яхшы иде. Аллаһы Тәгалә шулай язган булгандыр. Биш елдан соң гына уйламаган җирдән балага уздым. Гөлсирин Абдуллина киңәше буенча бер табибка бардым, шул табибта таптым. Баланы тапканнан соң, анализларым начар булды, шул сәбәпле баланы башта миңа китермәделәр. Үз хәлем хәл булса да, ана һәм бала палатасына күчерүләрен сорадым. Безне шимбә көнне чыгармакчылар иде, әмма Рафил Сабан туена китеп барды. Үтенеп сорагач, дүшәмбегә кадәр калдырдылар.

Рафил: Хәят исемен күптән сайлап куйган идек. Салават абыйның да оныгы Хәят исемле. Ул исемгә гашыйк булдык, үзен дә яраттык. Матур исем.

- Тагын бер бала алып кайтырга планлаштырасызмы?

Рафил: Аллаһы Тәгалә бирсә, без каршы түгел.

Эльмира: Хәятнең бераз үсүен телим. Аңа тиздән 3 яшь тула, Аллаһы боерса. Икенче балабыз туса, Хәяткә игътибар җитмәс кебек. Ул чит кешегә авыр ияләшә, әтисенә охшаган. Үзем кечкенә чакта әнидән гел сеңелкәш сорый идем. «Менә үскәч, үзеңә сеңелкәш алып кайтырсың үзең», - дия иде. Менә хәзер алып кайттым (көлә). Ә чынлыкта, әни мине һәрвакыт төрле бәйгеләргә йөртте, гел янымда булды. Әгәр икенче баласы булса, минем белән ул кадәр шөгыльләнә алмас иде. Әни бөтен вакытын, акчасын, мөмкинлеген миңа багышлаган. Бердәнбер бала булсам да, иркә булмадым. Әти – физкультура укытучысы, холкы буенча дөрес, гадел, таләпчән кеше. Сыйныфташ кызлар белән берәр җиргә барсак та, аларда кунып калырга яки соңга калып өйгә кайтырга ярамады. Мәктәпкә әти белән бардым, әти белән кайттым. Ә әни сату өлкәсендә эшләде, хәзер кызыбызны карарга ярдәм итә.   

- Эльмира нинди хуҗабикә? Кайсы ризыгын аеруча яратып ашыйсың?

Рафил: Ул бик уңган, тырыш, пөхтә хуҗабикә. Тавык итеннән пешергән кәтлитен яратып ашыйм. Эльмира ясаган Оливье салаты иң тәмлесе. Моннан тыш, мин әти пешергән ашны һәм әнинең өчпочмакларын яратам.

Эльмира: Мин кияүгә чыккач кына ашарга пешерергә өйрәндем. Башта моңа әллә ни исем китмәде. Әни «өйрән, кирәге чыгачак» дия иде. Ә Казанда әнинең апаларында яшәдем, ул пешекче булып эшләде, өйдә дә ашарга ул пешерде, ә мин җыештырдым, юдым. Беркөнне әни «тәмле пешерәсең» дип мактады әле, күңелем булды. Вакыт булса, рәхәтләнеп пешеренәм, яңа төрле ризыклар пешерергә яратам. Рафил чәй ярата, сәгать саен чәй эчә ала. Кая барсак та, үләннәр алабыз. Бу аңа Салават абыйдан күчкәндер, ул да үләнле чәйләр ясарга ярата.

- Арагызда көнләшү бармы?

Рафил: Эльмираның көнләшергә сәбәп биргәне юк. Эльмирада көнләшү бардыр дип уйлыйм, чөнки мин кеше арасында күбрәк йөрим. Мәҗлесләрдә кызлар белән аралашырга, бергә фотога төшәргә мөмкин.

Эльмира: Элек мин моны авыр кабул итә идем. Ләкин тора-бара моның эш булуын аңларга, кабул итәргә өйрәндем.

- Эльмираны бәхетле итү өчен нәрсә кирәк?

Рафил: Чәчәк алып бирсәм, кочаклап алсам да күңеле була.

- Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Рафил: Гаиләдә бәхетсезлекнең булмавында.

Эльмира: Күптән түгел миннән: «Бер-берегездән ничек ял итәсез?» – дип сорадылар. «Без бер-беребездән армыйбыз», - дидем. Без бергә булганда бәхетле!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

3

  • аватар Без имени

    0

    1

    ботен парлар арасыннан ин матур парлар мина калса тора бара ничек тотарлар узлэрен донья курсэтер очынып китсэлэр тошеп калалар инде минем вкустан

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезне бик яратабыз, хормэт итэбез. Унышлар сезгэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Буген Эльмираны Чаллыда, ,,Мэтро,,магазинында очраттым,кызчыгы Хэят белэн Иде.Хэят уз ,,волнасында,,нидер сойли,анлата.Яннарына барып,Эльмирага матур сузлэремне житкерергэ,кыюлыгым житмэде,мишэрлэр эйтмешли,,яхшысынмадым,,Ин матур,сойкемле жырчыларым.Бэхетлэрегез гомерлек булсын.

        Мөһим

        loading