16+

Рафил Җәләлиев: "Танышканчы, Эльмираны читтән күзәтеп йөрдем"

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан “Шәһри Казан”да оештырылган “Йолдызлы мәхәббәт” дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Бүген сезне эстраданың моңлы пары Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиевнең мәхәббәт тарихы белән таныштырабыз.

Рафил Җәләлиев: "Танышканчы, Эльмираны читтән күзәтеп йөрдем"

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан “Шәһри Казан”да оештырылган “Йолдызлы мәхәббәт” дип исемләнгән бәйге дәвам итә. Бүген сезне эстраданың моңлы пары Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиевнең мәхәббәт тарихы белән таныштырабыз.

“Эльмира 2013 елның көзендә институтка укырга килде. Мин ул вакытта икенче курста укый идем. Тулай торакта яшәгән чак. Егетләр: “Винера Ахатовна сыйныфына татар халык җырларын шәп җырлый торган кыз килгән”, - диде. Эльмираның фотосын интернеттан эзләп таптым да, институтта читтән генә күзәтеп йөри башладым.

Ялгышмасам, декабрьдә “Татар моңы” фестивале булды. Альфред Якшимбетов: “Рафил, фестивальдә Эльмираны күрсәң, җыр әзер дип әйт”, - диде. Эльмираны күреп әйттем. Ләкин Эльмира үзе бу очрашуны хәтерләми. Ә моңа кадәр безне язмыш 2011 елда очраштырган булган. Шушы ук “Татар моңы” фестивалендә катнашып, икебез дә өченче урынны алдык. Ләкин без анда бер-беребезне хәтерләмибез. 

Аңлы рәвештә очрашу 2014 елның башында булды. Безнең кафедрада Гөлназ исемле лаборант кыз бар иде. Эльмира белән дус иде алар. Икесе коридор буйлап килгәндә, Гөлназга эндәшкән булып, Эльмира белән таныштым. Матур җырлавын әйтеп мактадым. Аннары 9 августта мәҗлестә җырларга чакырдым. Ул елмаеп ризалашты. Берзаман коридорда очратып, 9 августны кабат исенә төшердем. Шуннан соң аралаша башладык. Ашханәгә дә бергә йөрдек.

19 апрель көнне Эльмираны Чебоксар якларына туйга алып киттем. Туй хакына Эльмираның чыгышы кермәгән иде, шуңа үз акчамнан түләдем аңа. Тагын да якынрак аралашу өчен бу бер дигән мөмкинлек булды. 2 майда егет белән кыз булып очрашырга тәкъдим ясадым. Мәҗлесләрдә бергә эшләдек, институтта гел бергә булдык. Өенә озатып, кайвакыт иртә белән барып та ала идем. 

Шулай итеп, 2017 елның 2 июлендә никах укыттык, 15 июльдә туебыз булды”, - дип сөйләде безгә Рафил Җәләлиев. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading