Шәһри Казан

Рафинә Ганиуллинаның ире белән аралары бозылган?

Танылган җырчы Рафинә Ганиуллина Инстаграмдагы язылучыларының сорауларына җавап биргән. Иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Кайчан бәби алып кайтасыз?

- Октябрьдә, Аллаһы боерса.

- Иреннәр ясаттыгызмы?

- Узган ел көз ясаттым. Кирәген тапмыйм, башка ясатмыйм.

- Аишаның яңа аккаунты бармы?

- Белмим. Белергә дә теләмим.

Реклама

- Кызыгыз булса (ә бәлки дүртенчесе кыз булыр, Аллаһы боерса), нинди исем кушар идегез?

- Мәүлия.

- Ирегез белән дуслаштыгызмы?

- Кичә генә дуслаштык.

- Ирегез белән аралар бозылдымы әллә?

- Тормыш булгач, төрлесе була. Безнең араларны бозарга хакыбыз юк. Ит бетте, кар яуганын көтәбез (көлә).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: