16+

Рәфис Кәлимуллин: “Ярый әле рациядән хәбәр бирделәр”

Популяр җырчы Рәфис Кәлимуллин махсус хәрби операция үткәрелүче зонага гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Рәфис Кәлимуллин: “Ярый әле рациядән хәбәр бирделәр”

Популяр җырчы Рәфис Кәлимуллин махсус хәрби операция үткәрелүче зонага гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Җырчы үзенең хис-кичерешләрен, күргәннәрен “Шәһри Казан”га сөйләде. 

– Махсус хәрби операция зонасына баргач күңелне ватанпәрвәрлек хисләр били. Аларны үзем аша уздырырга теләгән идем. Егетләрнең хәлләрен белдек. Бардык. махсус хәрби операция зонасын аркылыга-буйга йөреп чыктык. Херсон, Донецк, Луганск, Запорожьеда булдык. Бер җирдә  без җибәргән гуманитар ярдәм алгы сызыкка җиткәндә янып беткән. Машинаны бездән алып киткән егетләр исән калганнар, шөкер. Машинага “дрон” төшкән. Кызганыч, әрәм булды инде. Ул ярдәмне үзебез илтәсе идек. Хәрбиләр бик вазгыять бик киеренке урында булгач, керергә рөхсәт бирмәделәр. Кермәвебез хәерле булган. Күп җирдә саклагыч киемнәр белән йөрергә туры килде. Һәрдаим күкне күзәтеп тордык. Кеше нинди генә батыр йөрәкле булса да, мондый җирдә барыбер дулкынлана, борчыла. 28 пунктны йөреп чыктык. Хәзер икенче сәфәргә җыенам. Бер баргач, тагын барасы килә икән. Ничек тә ярдәм итәргә иде. Югалтулар күп. Әмма егетләрнең рухы көчле. Бездән барыбер ярдәм кирәк, чөнки каршы якта торучыларның техник мөмкинлекләре күп. Бер урында тиз арада китәргә туры килде. Хәбәр бирделәр, шуңа озаклап сөйләшергә вакыт та юк. Бер җирдә адашып киттек. Алгы сызыкка юнәлгән булганбыз. Ярый әле рациядән хәбәр бирделәр. Маршрутны үзгәрттек. 5 көн буе юлда идек. Шуның бер көненә генә кунакханәгә тукталдык. Калган көннәрдә машинада 1-2 сәгатьләп чиратлап йокладык. Юынырга да мөмкинлек булмады. Аяк-куллар бераз бозылган иде. 6 кеше бер машинада йөрдек. Ике йөк машинасы, бер машина прицеп белән иде. Шуларны озаттык: иртәнге 4тән төнге 1гә кадәр юлда булдык, – дип сөйләде Рәфис.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading