Урамда салкынча һәм җилле һава торышы торуына карамастан, май бәйрәмнәре башланып китте, дуслар.
Урамда салкынча һәм җилле һава торышы торуына карамастан, май бәйрәмнәре башланып китте, дуслар. Ә яраткан җырчыларыбыз бу көннәрдә ял итәчәкме? Гомумән, май бәйрәмнәренә нинди планнар корганнар? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез!
Раяз Фасыйхов май бәйрәмнәрендә әллә кайларга барырга җыенмый, бу тирәдә булабыз, ди. “Икесе-өчесе эшлим, аннары ял итәм. Сүз уңаеннан, безең күрше белән традиция бар: һәр ел саен сугыш җырларын барлап, җырлыйбыз, хатирәләрне яңартабыз. Ул тарихны бик яхшы белә, балаларга да сөйли. Бергәләп парадларга чыгабыз”,– ди җырчы. Раяз шулай ук гаиләсе белән бергә шашлык пешерергә, хезмәт һәм ялны берләштереп май бәйрәмнәрен уздырырга план кора.
Ризат һәм Зинира Рамазановлар май бәйрәмнәрендә ял итәргә җыена: йә Сабага, йә Башкортстанга кайтачаклар. “Өченче май көнне Сочида Сабантуйга да чакырдылар, анда барып, чыгыш ясарга исәп бар. Тик элек-электән килгән традицияләрне онытырга ярамый: бакча казу, бәрәңге утырту, өй юу... Авылда рәхәтләнеп эшләп, арып, телләрне асылындырып, шашлык пешерсәк, самовардан чәй эчсәк, мунча керсәк – яллар шәп узган булып санала”,– дип бүлешә гаилә башлыгы. Ризат шулай ук 1989 елгы “Минский” мотоциклы бар икәнен да ассызыклый. Аны юып, бер карап чыгып, гаилә белән табигатькә чыгып керергә хыяллана ул.
Лилиана Газизова Америкада яшәгәнлектән, май бәйрәмнәрендә ял итмәвен ассызыклап узды. “Монда бәйрәмнәр календаре башкачарак. Май яллары юк, үзем исә Техастагы беренче сабан туенда чыгыш ясарга әзерләнеп йөрим, татар халкын, ватандашларымны җырларым бн сөендерәчәкмен”,– дип елмая җырчы. Шулай ук май ялларында Лилиана гаиләсе белән Үзәк паркка чыгарга, тәмләп чәй эчәргә һәм чәк-чәк белән сыйланырга җыена. Биредә милли татлы ризыкны рус кибетләрендә саталар, дип искәртә Лилиана.
“Гадәттә, май бәйрәмнәрендә авылга кайтып, ял итә идек. Быел кызым 9 май парадында катнаша, көне-төне репетициягә йөри, шуңа күрә шәһәрдә калырга туры килә”,– ди чираттагы катнашучыбыз Ләйлә Галиева. Җырчы үзе дә май бәйрәмнәрендә эшләргә, банкетларда чыгыш ясарга җыенуын ассызыклый.
Май айларында Рәфис Кәлимуллинның ике зур концерты көтелә, берсе – Әлмәттә, икенчесе – Казанда! Күпләр ял иткәндә җырчы тулы көченә әзерлек эшләре белән мәшгуль булачак. “Шулай ук май башында, Аллаһ боерса, егетләребезгә гуманитар ярдәм илтергә барам. Аннан кайткач күз күрер”,– ди җырчы.
“Май ялларында, гадәттә, өебезгә барырга тырышабыз. Анда безне бакча, мунча көтеп тора. Кайчак әниләргә кайтабыз”,– дип тезеп китте Алсу Абульханова. Бу ялларда исә җырчы концертларда эшләвен белдерде. “Алда чыгышларым көтелә, май бәйрәмнәрен ничек уздырачагыбыз әле төгәл билгеле түгел”, - ди ул. Һәм иң кызыгы шул – Алсу Абульханова май бәйрәмнәренә артык исе китми булып чыкты. “Ял итәргә түгел, эшләргә яратам”,– дип елмая җырчы.
Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов май бәйрәмнәрендә бигрәк тә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар