16+

Рамил Хәйретдинов: "Аллаһы Тәгалә әлеге киртәләрне юлыбызга махсус чыгаргандыр"

Татар эстрадасының матур дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хәзерге вакытта Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Әмма ялга киткәнче, Хәйретдиновларга шактый киртәләр аша узарга туры килгән. Бу хакта безгә Рамил үзе сөйләде.

Рамил Хәйретдинов: "Аллаһы Тәгалә әлеге киртәләрне юлыбызга махсус чыгаргандыр"

Татар эстрадасының матур дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хәзерге вакытта Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Әмма ялга киткәнче, Хәйретдиновларга шактый киртәләр аша узарга туры килгән. Бу хакта безгә Рамил үзе сөйләде.

- Башка вакытта ялга барганда, 2-3 көн алдан юллама ала идек. Бу юлы бер атна алдан планлаштырдык. Бу ял төрле кыенлыклар, авырлыклар аша бирелде. Эштән дә озак кына җибәрмәделәр. Башта Казаннан очарга тиеш идек, ләкин алай барып чыкмады. Нәтиҗәдә Мәскәүдән очтык. Казаннан Мәскәүгә очучы самолет өч исерек аркасында тоткарланды. Аларны самолеттан куып чыгардылар. Элек ковидка каршы тестны 96 сәгать алдан тапшырырга мөмкин иде. Китәргә ике көн кала, 72 сәгать алдан тапшырырга кирәк, диделәр. Шулай итеп, тестны ике тапкыр тапшырырга туры килде, - дип сөйләде безгә Рамил.

Бу күңелсезлекләргә карамастан, Хәйретдиновларның яллары күңелле уза икән. “Рәхәтлек алдыннан Аллаһы Тәгалә әлеге киртәләрне юлыбызга махсус чыгаргандыр дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, һәр мизгелнең тәмен белеп ял итәбез. Гыйнвар ахыры булгач, салкын булыр дип шикләнгән идек, әмма һава торышы искиткеч, монда 27-28 градус җылы. Су да бик җылы. Рәхәтләнеп кызынабыз, инде тәннәр дә карала башлады. Кунакханә дә гаҗәеп. Тирә-якта - мәчетләр”, - ди җырчы.

Рамилнең Дубайга беренче тапкыр баруы булса, Рамилә Гарәп Әмирлекләрендә икенче тапкыр ял итә. “Рамилә мине төрле урыннарга йөртә. Кибетләргә алып бара. Дөрес, ул кибетләр хатын-кызларныкы. Миңа монда бик ошый. Сигез көнгә килдек. Гыйнвар ахырында, февраль башында ялга бару – гаиләбезнең күркәм традициясе. Яңа ел алдыннан хәлебездән килгәнчә эшлибез, шуңа күрә гыйнвар ахырында чит илгә барып, көч туплап кайтабыз”, - диде Рамил. Бу юлы балалары Рамиләнең әти-әнисе белән калган.

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар якын киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: алар яңа җырлар яздырырга, клип төшерергә, тапшыруларда катнашырга һәм яңа йортларын җиткерергә ниятли. “Исән-сау эшләргә, яшәргә насыйп булсын!” - ди җырчы. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading