16+

Рамил Хәйретдинов: “Шундый гөнаһлы инде мин”

Татар эстрадасы җырчысы Рамил Хәйретдинов озак вакыт туган ягына кайта алмагач, “шундый гөнаһлы инде мин” дип язган Инстаграмда. Бер карасаң, пандемиядә артистларның күбесе авылда ял итте. Рамил ни өчен авылына кайтмаган икән? 

Рамил Хәйретдинов: “Шундый гөнаһлы инде мин”

Татар эстрадасы җырчысы Рамил Хәйретдинов озак вакыт туган ягына кайта алмагач, “шундый гөнаһлы инде мин” дип язган Инстаграмда. Бер карасаң, пандемиядә артистларның күбесе авылда ял итте. Рамил ни өчен авылына кайтмаган икән? 

- Рамил, Инстаграмда кайсы авылны юксынуың турында язасың?

- Мин үзем Казан егете. Ә әти-әнием - Буа районының Каенлык авылыннан. Казан егете булсам да, җәйге каникулларда авылда яшәдем, авылда әби-бабай тәрбиясендә үстем. Ике як дәү әнием дә исән-сау, Аллага шөкер. Кызганыч, дәү әтиләрем бу дөньяда юк инде. Гел кайтырга тырышсам да, май ахырыннан бирле авылга кайтканым юк, чөнки җае чыкмый. 

- Ни өчен шулай озак кайтмадың? Артистлар эшсез утырды бит.

Пандемия дип эшсез ятмыйбыз. Эш күп. Аллага шөкер, атнага хәтта өч тапкыр банкетка чакыралар. Аннан кала газ өлкәсендә төп эшем бар. 

- Авылга кайта алмавың өчен шулкадәр җаның әрниме?

- Әйе. Беркөнне радиодан Эльмира Сөләйманованың авыл турындагы җырын ишеткәч, күңелемә тиде. Бу җырны авыр кабул иттем, үзем турында яңгыраган кебек булды. Моннан ике ел элек “Каенлыгым” дигән җыр яздырып клип та төшергән идем. Аны Сәйдәш Хәсәнҗанов көенә Гөлнур Айзат иҗат итте.

- Рамилә кайсы яктан?

- Рамилә тумышы белән Буа районының Югары Наратбаш авылыннан. Аларга кайтканда, дәү әниләрем янында да кереп чыгарга тырышам. Исән-сау булганда, күрешергә, кайтырга кирәк.

- Күптән түгел Рамилә белән туй күлмәкләре киеп фотога төштегез. Нишләдегез?

- Быел 30 июльдә Рамилә белән өйләнешкәнебезгә 10 ел булды. Мишәр хатыны белән гомер итүнең бер елы ике елга тора, диләр бит. Минем өчен 20 ел, дисәң дә була. Шушы уңайдан “Ышан миңа” исемле җыр яздырдык. Никахны яңартып, туй күлмәкләре киеп клип төшердек.

- Ничек яшисез? Сүзгә килгән вакытлар буламы?

Әйткәләшкән чаклар була. Әрләшмичә, сайрашып-гөрләшеп кенә яшәмибез, билгеле. Төрле хәлләр була.

- Бер-берегезне көнлисезме?

- Дөресен генә әйткәндә, хәзер көнләшмим. Очрашып йөргәндә, ә без 4 ай гына йөрдек, бик каты көнләшә идем. Әле өйләнешкәч тә булды ул. Авырлы икәнен белгәч кенә тынычландым. Хәзер, киресенчә, ир затлары аңа матур сүз яза икән, мин шатланам гына. Ул бит мине сайлаган! Ә Рамиләдә көнләшү бөтенләй юк. Аныңча, көнләшә торган хатын-кыз үз-үзенә ышанмый.

- Рамил, “Шәһри Казан”ны укыйсыңмы?

- Әлбәттә! “Шәһри Казан” - күңелемә кадерле газета. Минем турында иң беренче язган газета ул. Ялгышмасам, 2006 елда Казанда “Татар егете” конкурсы булды. Мин анда беренче урын алдым. Бу уңайдан “Шәһри Казан” журналисты миннән интервью алган иде. Газетагызга зур уңышлар, якты киләчәк телим!


Эльвира ШАКИРОВА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading