16+

Рамилә Хәйретдиновага - 35: ике туган көн, көтелгән алып баручы һәм сюрприз җырчы!

Эстраданың чибәр җырчысы Рамилә Хәйретдиновага 35 яшь тулды. “Яшемне яшерүнең уңай якларын күрмим, чөнки мин бүгенге көн белән яшим”, - ди ул.

Рамилә Хәйретдиновага - 35: ике туган көн, көтелгән алып баручы һәм сюрприз җырчы!

Эстраданың чибәр җырчысы Рамилә Хәйретдиновага 35 яшь тулды. “Яшемне яшерүнең уңай якларын күрмим, чөнки мин бүгенге көн белән яшим”, - ди ул.

Туган көн мәҗлесе Казанның затлы ресторанында узды. Рамилә туган көненә иң якыннарын гына чакырган иде. Хәтта җырчылар арасыннан да Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев кына чакырулы иде. Алар бер дуэт җырларын бүләк итте һәм Ландыш ике җыр җырлады.

Туган көн кунаклары сәгать бишкә чакырылды, ә бәйрәм үзе алтыда башланырга тиеш иде. Шуңа күрә төгәл сәгать алтыда халык табын артына урнашкан иде инде. Тик алып баручы гына күренмәде. Башта мәҗлесне Рамиләнең ире Рамил алып барадыр дип уйладым. Янәшәмдә утырган Ландыш Нигъмәтҗанова берзаман торып китте. “Башлый торам”, - диде. Ул да булмады, залга Мөнир Рахмаев атылып килеп керде. Алып баручы мәҗлескә соңга калды дисәм, алты туларга төгәл бер минуты бар иде әле. Килеп тә керде, микрофонны алып кабаланып сөйли дә башлады. Бер тик тормый үзе, арлы-бирле йөри, кунаклар белән шаяра, җырлап та ала. Халыкка кызык, рәхәтләнеп көлештеләр. 

Беренче тәнәфестә биегәндә, Рамил Рамиләгә сюрприз ясады – залга ап-ак розалар тотып, ап-ак киемнән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев килеп керде. Рамиләнең шатлыгы эченә сыймады! Ак кием дигәннән, туган көнгә махсус дресс-код, ягъни аклы яки каралы киемнән киләсе иде. Рамиләнең бертуганнары – үзе дә, ике апасы белән игезәге дә (аның да туган көне иде) актан киенгән. Бу матур гаиләгә сокланып туймаслык, туганлык хисе шулкадәр көчле аларда. 

Фирдүс беренче тәнәфестә дә, икенчесендә дә җырлады. “Рамил яхшы түләгән ахры”, - дип уйлап куйдым. “Мин булганда, халык ашый алмый. Ашаса да, шундук ябыга”, - диде ул. Чынлап та, Фирдүс өчен үлеп китә халык, кушылып җырлыйлар, бииләр. Мәш китерә ул. 

Туган көн бик күңелле узды. Кунаклар да күңелле иде, араларында җырлаучылары да, гармунда уйнаучылары да булды. Рамил белән Рамилә дә җырлады. Шәп! Әйбәт кешенең туган көне дә гаҗәеп була инде. Ә күпме чәчәк бәйләме! Берсеннән-берсе күз явын алырлык, Рамилә үзе дә шул чәчкәләргә тиң бит ул. Туган көн тәмамлангач, Рамиләгә бер-ике сорау бирдем.

- Рамилә, туган көн син теләгәнчә үттеме?

- Мин бик канәгать! Туган көн мин уйлаганнан да, теләгәннән дә яхшырак булды. Туганнарым, дусларым, якыннарым, күршеләрем, коллегаларым белән миңа шундый көн бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләмә һәм иремә мең рәхмәт. 

- Фирдүснең киләсен алдан белдеңме?

- Юк! Башыма да килмәде. Минем өчен Тямаевның “номер бер” булуын Рамил бик яхшы белә. Ләкин бу көнне Фирдүснең буш булмавын, Түбән Камада эшләячәген әйткән иде. Мин башка берәр артист булыр дип уйладым.

- Туган көн чыгымнары үзен акладымы?

- Анысын Рамилдән сорарга кирәк... Әлбәттә, чыгымнар бик күп булды. Әмма мин бик канәгать!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading