16+

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар ни өчен Вәсилә Фәттахованың җырын үз репертуарына алуын сөйләде

Эстраданың матур дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Вәсилә Фәттахованың “Бәхетебез бикле ятмасын” җырын үз репертуарына алган. Ни өчен нәкъ менә бу җырны сайлаулары турында Рамил үзе сөйләде. 

“Вәсилә апа Фәттахова репертуарындагы бу җыр безнең өчен бик тә кадерле. Ул – безнең танышу тарихы, мәхәббәт җыры. Мин Рамиләнең “Вконтакте”дагы фотоларына карап гашыйк булгач, аңа “әйдә очрашыйк, якыннан танышыйк” дип айлар буе яза торгач, ниһаять, 2010 елның 19 гыйнварында очрашу бәхетенә ирештем. Әмма аңа мин түгел, ә реферат артыннан шәһәрнең икенче читенә барыр өчен минем машинам кирәк иде. Ничек тә үземә карату җаен табар өчен аның аудиоязмаларына кереп, шундагы барлык җырларны дискка яздырдым. Шулар арасында әле генә яздырган бу җыр да бар иде. Рамилә миңа: “Килеп йөрмә, син миңа барыбер ошамыйсың”, - дигән вакытларда мин бу җырны кабызып җибәрә идем дә, аның күңеле ничектер эреп китә иде. Сихри көче бар иде бу җырның. Шуңа 12 ел узгач, Илгиз абыйдан (Вәсилә Фәттахованың ире) рөхсәт сорап, Аллага тапшырып, бу җырны башкарырга булдык. Үзебез өчен, яшьлегебезнең матур мизгелләрен яңарту өчен. Әлбәттә, Вәсилә апа кебек бу җырны җырлау мөмкин дә түгелдер, әмма безнең башкаруда да кабул итүчеләр булса, без тагын да сөенер идек”, - ди Рамил Хәйретдинов. 
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading