16+

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар: "Төркиядә ял иткәндә, көн дә күңелсезлекләргә очрап тордык"

Күптән түгел җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Төркиядә ял итеп кайтты. Әмма ял вакытында күңелсез хәлләр дә булган.

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар: "Төркиядә ял иткәндә, көн дә күңелсезлекләргә очрап тордык"

Күптән түгел җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Төркиядә ял итеп кайтты. Әмма ял вакытында күңелсез хәлләр дә булган.

“Беренче көнне диңгез буенда аягымны йөри алмаслык итеп авырттырдым. Икенче көнне әллә төрле ризык ашап ияләнмәгәнгә, әллә акклиматизация булганга, ашказаны авыртты. Аннан соң көтмәгәндә, аллергия башланды. Өстәвенә улыбыз артыннан чабып, кулымны авырттырдым. Ләкин бу күңелсез хәлләр тиз онытылды. Аллага шөкер, рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап кайттык”, - ди Рамилә.

“Без – алдан юллама ала торган кешеләр түгел. Килеп терәлгәч кенә алабыз, шулай ияләшкән инде. Ике көн алдан юллама алып, Төркиягә очтык. Иң җылы вакытның иң соңгы көннәренә эләктек. Диңгез дә искиткеч җылы. Туристлар да күп түгел иде. Без киткән көнне яңгырлар башланды, суытты”, - ди Рамил. 

Хәзерге вакытта яңа җырлар өстендә эшләүче Хәйретдиновлар гаиләсе пандемиянең бетүен түземсезлек белән көтә. “Шуңа күрә җиң сызганып эшләгәнебез юк. Коронавирус аркасында тырышып эшләүнең мәгънәсен күрмибез”, - ди Рамил Хәйретдинов. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы Хайретдиновлар алга только алга яратабыз узегезне

    Мөһим

    loading