16+

Рамил Шәрәпов видеоларында киеп төшә торган олимпийкасын курткасына алыштырып алган

Юморист инстаграм битенә олимпийка табылу тарихы турында язган.

Рамил Шәрәпов видеоларында киеп төшә торган олимпийкасын курткасына алыштырып алган

Юморист инстаграм битенә олимпийка табылу тарихы турында язган.

“Апрель ахырлары иде. "Балалы солянка" хит-парады съемкасына китеп барыш. Урамга чыктым. Карыйм, чүп сала торган контейнерлар янында бер бабай шешәләр җыеп тора. Өстенә мин күптән эзләгән, хыялланган олимпийка кигән! Ике дә уйламыйча, бабай янына килдем. Ничек сүз башларга инде дим. Ул арада бабай китәргә җыенды. "Здраствуйте-исәнмесез!" дип туктаттым моны. Урыс микән, татар микәнен белгән юк бит әле. Бабай куркып калды. "Что вам надо?" ди. "Извините пожалуйста... Я артист татарской эстрады. Мы кино снимаем... Сезнең олимпийкагыз бик ошады, образыма да бик туры килә, миңа ул бик кирәк. Бушка түгел, сез миңа аны сата алыр идегезме?" дим. Бабай ике дә уйламыйча, шунда ук ризалашты. Олимпийкасын салды да, акча бирергә җыенганда уйлап куйдым: урамда салкын, җилле көн. Өстенә кияргә киеме булыр микән соң бабайның?!

"Көтеп торыгыз әле, мин хәзер чыгам" дип өйгә кереп киттем. Узган язда кигән кызыл курткам бар иде, быел кимәдем, шуны бабайга бүләк итәргә уйладым. Алып чыккач, бабай сразу киеп куйды, яшәреп, җанланып китте малай (әлбәттә, олимпийка бәясен акчалата да түләдем). Аны күреп бик куандым. (Әле иң кызыгы без ул бабай белән охшашканбыз. Каш, борын, гәүдә...) Кешегә яхшылык эшләү шундый рәхәт бит ул! Моны мактану өчен яза дип уйлый күрмәгез, бу бары тик олимпийканың кызыклы тарихы белән уртаклашу гына.

Әле беркөнне эскәмиядә утырып торганын күрдем. Өстендә мин бүләк иткән кызыл куртка иде”, – дип язган ул.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уземнэн сораган булсан,бабаннын нэкь шундый Олимп. бар иде

    Мөһим

    loading
    2
    X