16+

Равил Галиев: “Халык исемен алу хыялы бар”

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның туган ягы Азнакай районы Камышлы Күл авылында үзенчәлекле бәйрәм узган. Бу һәм башка яңалыклары турында Равил Галиев “Шәһри Казан” журналистына сөйләде.

Равил Галиев: “Халык исемен алу хыялы бар”

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның туган ягы Азнакай районы Камышлы Күл авылында үзенчәлекле бәйрәм узган. Бу һәм башка яңалыклары турында Равил Галиев “Шәһри Казан” журналистына сөйләде.

- Равил абый, авыл бәйрәменең асылы нидә? Ул Сабан туе урынына үткәрелдеме?

- Ул “Авыл бәйрәме” исеме астында узды. Аның асылы да шул, ул Сабан туен алыштыра торган бәйрәм түгел. Чара мәчет янындагы мәйданчыкта узды. Гадәттәгечә, бәйрәмне авыл имамы Фидәис хәзрәт вәгазь сөйләп башлап җибәрде. Яулыклы, түбәтәйле балалар күп иде. Бу чара авыл халкы һәм бигрәк тә балалар өчен оештырылды. Алар өчен төрле уеннар үткәрелде. Авыл халкы үз кулы белән әзерләгән күчтәнәчләр алып чыкты. Бәйрәмнең нигезенә балалар мәктәпкә киткәнче, җәйне озату мәгънәсе дә салынган. Безнең авылга читтән кайтып ял итүче балалар да бар бит. 

- Авылыгызда балаларга игътибар күп бирелә икән.

- Әйе. Корбан бәйрәме көнне балалар өчен үзенчәлекле чара үткәрелгән иде. Корбан ашыннан кала, малайлар арасында азан әйтү, ә кызлар арасында “Фатыйха” догасын сөйләү бәйгесе узды. Анысына кайта алмадым, чөнки ул көнне үз өемдә корбан ашы үткәрдем.

- Бәйрәмнәрне кем оештыра? Халыкмы, әллә җитәкчелекме?

- Әлбәттә, төп оештыручы – үзебезнең авыл халкы. Авыл халкы җирле үзидарә советына, Туйкә авылының клуб мөдире Рәисәгә, анда эшләүче кызларга рәхмәтле. Бәйрәм шулай ук авылыбыз старостасы Ландыш апа Асибакова ярдәме белән дә оештырылды. Киләсе атнада мондый ук чара Туйкә авылының үзендә булачак. Без 8-еллык мәктәпне шунда тәмамладык. Ул безгә туган авылыбыз кебек якын. Мөмкинлегем булса, анда да кайтачакмын, Аллаһы боерса. Авыл бәйрәменә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев та кайткан иде. Авылда үткәрелгән һәр чарага килергә тырыша ул. Мине 28 августта узачак Шәһәр көненә дә чакырып китте. 

- Сез авылыгызда үткәрелгән һәр чарада катнашасызмы? Гомумән, туган ягыгызга еш кайтасызмы?

- Мөмкинлек булса, кайтам. Бу юлы да “мөмкинлегең булса, кайта алмассыңмы?” дип алдан ук кисәтеп куйдылар. Бик теләп кайттым, әлбәттә. Авылдашлар хөрмәтенә берничә җыр да башкардым. Мондый форсаттан файдаланмый мөмкин түгел. Хәзер бигрәк тә ешрак кайтырга тырышабыз, чөнки бу язда әти вафат булганнан соң, әни өйдә ялгызы гына калды. Үзен генә калдырасы килми.

- Равил абый, сез җитәкли торган музыкаль театр ни хәлдә?

- Музыкаль театр җәй айларында ял итте. Артистларның да эше күп булды, кем - авылда, кем бакчада эшләде. Сентябрьдә эшкә керешергә исәп. Спектакльнең видео версиясен төшерергә җыенабыз. Фильм-спектакль итеп әзерләп куярга телибез.

- Нигә спектакльнең видео версиясен әзерлисез?

- Киләчәктә халык театры исемен алу хыялы бар. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк материал туплыйбыз.

- Хыял дигәннән, бер әңгәмәдә сез “иң зур хыялым - сарыклар асрау” дигәнсез. Ни өчен?

- Корбан аенда корбан чала торган гадәт бар. Үз йортымда яшәсәм, сарыклар асрап, корбанга үз сарыгымны чалам, дип хыяллана идем. Гомумән, авыл егете булгач, бездә һәрвакыт сарык булды. Кирәк очракта, кирәк урында чалып, итен куллана идек. 

- Равил абый, бүгенге заман эстрадасыннан калышмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Сорау үзе үк әйтеп тора – калышмаска, чабарга, замана белән бергә барырга кирәк.

- Сезнең өчен Инстаграм нәрсә ул? Анда акча эшли алыр идегезме?

- Минем аны реклама өчен кулланганым юк. Кайбер җырчылар Инстаграмда акча эшли. Аларга уңышлар телим. Минем өчен Инстаграм - аралашу мәйданчыгы. Берара видеоларны 2-3 мең кеше карый иде. Хәзер ул сан ни сәбәпледер кимеде. Активлык кимедеме? Бәлки кызыграк видеолар куярга кирәктер. 

Элвира ШАКИРОВА

Фотолар авторы:  Анастасия Гомәрова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading