16+

Рәфинә Ганиуллина: "Өч ай очрашканнан соң өйләнештек"

Эстраданың моңлы дуэты Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов “Шәһри Казан”ның “Йолдызлы мәхәббәт” бәйгесендә катнаша. Ике йөрәкнең танышу һәм кавышу тарихын безгә Рәфинә Ганиуллина бәян итте.

“Рәзил белән интернет аша таныштык. Башта җитди мөнәсәбәтләргә барып җитәр дип бер дә уйламадым. Ник дигәндә, безнең аралашу өч ай тирәсе гел виртуаль, ягъни телефон аша гына барды. Очрашканнан соң, бер-беребезгә гашыйк булып өлгерүебезне аңладык һәм тагын өч айдан өйләнешеп тә куйдык.

Рәзилнең гармунчы булуы җәлеп иткәндер дип уйлыйм, уйларыбыз бер булды. Беркайчан да башка кешеләр тормышына кысылмый, гайбәт сөйләгәнне яратмый, балаларыбызны бик ярата - менә шул сыйфатлары өчен аеруча хөрмәт итәм аны.

Тормышта килеп чыккан проблемаларны бергәләп чишәргә өйрәнәсең, гыйбрәт алып, чагыштырып карау мөһим. Яраткан кешеңне очрату, гаилә кору - ярты эш, аны саклап калу өчен һәрвакыт үзеңне тәрбияләргә, тормыш юлын кем белән башлавыңны онытмаска кирәктер, минемчә”, - дип сөйләде Рәфинә Ганиуллина.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading