16+

Рәфинә Ганиуллина: "Әти күз яшьләрен тыя алмады, гафу үтенде"

Җырчы Рәфинә Ганиуллина әти-әнисен видеога төшереп инстаграмга урнаштырган. Видеода әтисе Зөлфия апаны үбә. “Еллар үткәч тә, мәхәббәт сүрелми икән ул”, - дип язган Рәфинә. Әмма бу видеога карата тискәре фикер язучылар шактый булды.

Рәфинә Ганиуллина: "Әти күз яшьләрен тыя алмады, гафу үтенде"

Җырчы Рәфинә Ганиуллина әти-әнисен видеога төшереп инстаграмга урнаштырган. Видеода әтисе Зөлфия апаны үбә. “Еллар үткәч тә, мәхәббәт сүрелми икән ул”, - дип язган Рәфинә. Әмма бу видеога карата тискәре фикер язучылар шактый булды.

“Абау, ник җәфалый ул аны, миңа бик жәл булып китте әниегез. Исенә төшкәнмени мәхәббәт. Яшь чагында уйласын иде, 5 баланы калдырып киткәндә”, “Бу мәхәббәт түгел инде, куштанлык. Торыр урыны калмагандыр. Мескен хатынны шул хәлгә җиткергән дә, хәзер кыланган була”, “Йөзен яшерә җанашым, төртеп җибәрергә хәле юк” һ.б. фикерләр язганнар. 

Рәфинә исә мондый җавап язды: “Балалар, сез безнең өчен дә яшәгез, мин ялгыштым, гафу итегез”, - дип күз яшьләрен тыя алмады әти кичәге очрашуда. Арагызда бик күп гаеп итүчеләр булды, “кушылдылар мәллә” дип сораучылар табылды.

Беләсезме, мин әти-әниемнән оялмыйм. Әйе, мәхәббәт хакына әни бик күпне кичергән кеше, сабырлыгы беткәч аерылыштылар. Димәк, сәбәбе булган, мин аны хәзер монда әйтәсем килми. Әмма үзендә көч табып, без – биш баланы берүзе тәрбияләп аякка бастырганы өчен без аңа чиксез рәхмәтле! Үстек, әтинең ярдәменнән башка авыр булды, яшермим. Шулай да, әти бүгенге көндә бер җылы сүзгә сусаган “ятим җан” ул. Әйтегез әле миңа, күңелең киң булу гаепмени?”
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз гаебен анлап ,сон булсада,гафу утенгэн бит, без аллахы тагаладэн олы тугел,улда кичергэнне нишлэп эле без кичермэскэ тиеш ди,без Эти-Энилэргэ рэхмэтле булырга тиеш, Алар безне якты дэньга китергэн,аллахынын рэхмэте бн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кем сойлэсэ шуныкы дорес дилэр татар халкында

      Мөһим

      loading