16+

Рифат Фәттахов: "Эстрадага бик авыр булачак..."

Р.Ваһапов фонды зур планнар белән яңа сезонга әзерләнә. Алда – берничә зур проект. Алар турында бүген журналистларга фондның генераль директоры Рифат Фәттахов сөйләде.

Рифат Фәттахов: "Эстрадага бик авыр булачак..."

Р.Ваһапов фонды зур планнар белән яңа сезонга әзерләнә. Алда – берничә зур проект. Алар турында бүген журналистларга фондның генераль директоры Рифат Фәттахов сөйләде.

Борчылу бар...

“Һәрбер сезон – яңалык, һәрбер сезон – борчылу, һәрбер сезон – дулкынлану. Әмма быел пандемия белән бәйле рәвештә тынычлык юк. Шуңа да карамастан, без әзерлек эшен дәвам итәбез. Президент та “коронавирус белән яшәргә өйрәнергә кирәк”, ди. Башка чара юк. Әгәр бер-ике ел эшләмәсәк, эстрадага бик авыр булачак. Без тамашачыны үзебез бетерәчәкбез. Шуңа күрә борчылу бар.

23 сентябрьдә Оренбург якларына әзерләнәбез. Тамашачы да бик сак карый. Авылларда гына түгел, Оренбургның үзендә дә алдан билет алып куймыйлар. Мин аларны аңлыйм да, чөнки теге яки бу сәбәпләр аркасында концерт булмый калса, билетны кире тапшыру бик авыр. Аның тәртибе катлаулы, тамашачы гариза язарга, артыннан йөрергә тиеш”, - ди Рифат Фәттахов.

Мәскәү, Уфа көтә...

23 октябрь көнне Мәскәүнең “Русская песня” театрында Р.Ваһапов фестиваленең гала-концерты булачак. “Бу зал концерт үткәрү өчен бик җайлы, аның бөтен техник мөмкинлекләре бар. Әлеге залны алырга Татарстанның Россиядәге вәкиллеге дә ярдәм итте. Концертта Ваһапов фестивале йолдызлары, “Яшь башкаручылар-2021” конкурсы җиңүчеләре һәм махсус кунаклар чыгышы көтелә. Әлеге концерт 17 ноябрьдә Уфада да узачак”, - ди ул.

Сыйфат үсә...

“Яңа татар җыры” конкурсына да гаризалар кабул итү башланган. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә 70тән артык гариза килгән. “Бу - шактый зур күрсәткеч. Экспертлар комиссиясе фикеренчә, быел сыйфат дәрәҗәсе югары. Узган ел барлыгы 347 гариза килгән иде. Шуларның 100дән артыгы соңгы 2-3 көндә килде. Иҗат кешеләре шундый инде ул, ашыкмый, вакытны суза. Гала-концерт 4-5 мартка билгеләнде”, - ди Р.Фәттахов.

Яңа фестиваль...

Тагын бер яңалык - “Казан Шәрыкъ базары” дип исемләнгән Беренче Халыкара төрки эстрада фестивале көтелә. “Бу идея күптәннән уйда йөри иде. Ул ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла. Без моның никадәр глобаль һәм масштаблы эш икәнен аңлыйбыз. Бөтен төрки эстраданы колачларга телибез. Киләчәктә төрки эстрада җырларын башкаручылар конкурсын, аерым җырчыларның “сольный” концертларын үткәрүне күздә тотабыз. Алар һәркайсы үз телендә җырлаячак. Төрки эстрададан татар эстрадасына кергән җырларга аерым игътибар биреләчәк. Әйтик, “Әниемә” җыры - казах җыры ул. Гомумән, фестивальнең максаты – татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү”, - дип сөйләде Рифат әфәнде.

Гала-концерт 3 декабрьдә “Пирамида”да узачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading