Шәһри Казан

Рифат Фәттахов: "Концертларда инфекция таралуга юл куя алмыйбыз"

Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов 2020 елның октябрь-ноябренә планлаштырылган концертларның күчерелүе турында хәбәр итте. Сәбәбен дә аңлатты.

“Концертларның күчерелүе коронавирус аркасында килеп чыккан вәзгыятьнең кискенләшүе белән бәйле. Әйе, концертларны күчерү матди яктан зур зыян сала. Ләкин без концертларда инфекция таралуга юл куя алмыйбыз. Тамашачыбызның сәламәтлеге – иң мөһиме! Шулай ук артистларыбызның иминлеген дә кайгыртырга бурычлы без”, - ди Рифат Фәттахов.

Реклама

Шулай итеп, “Микрофонсыз концерт” тамашасы март аена, “Яңа татар җыры”ның гала концерты февральгә күчерелгән. Моннан тыш, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм Зәлилә катнашындагы концертлар төбәкләрдә булмаячак. 2021 елдан бу төбәкләрдә “4-әү” дип исемләнгән яңа программа тәкъдим ителер дип көтелә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: