16+

Рифат Фәттахов: "Рус "йолдызлары" чит илгә качканда, татар җырчылары Донбасска ярдәм итә"

18 апрель көнне Казанда Ваһапов фестиваленең “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән зур хәйрия концерты узачак. Концерттан кергән акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчереләчәк. Бу хакта хәйрия концертын оештыручы Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөйләде.

Рифат Фәттахов: "Рус "йолдызлары" чит илгә качканда, татар җырчылары Донбасска ярдәм итә"

18 апрель көнне Казанда Ваһапов фестиваленең “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән зур хәйрия концерты узачак. Концерттан кергән акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчереләчәк. Бу хакта хәйрия концертын оештыручы Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөйләде.

​“Донбасс сүзе татар халкы өчен аерым бер символик мәгънәгә ия. “Китәм җаным, китәм җаным, китәм җаныем Донбасска” дип тикмәгә генә җырламый безнең халкыбыз. Заманында безнең бик күп милләттәшләребез Донбасска китеп, шунда төпләнеп калды. Донбасстан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булучылар арасында да татарлар бар”, - ди ул.  

Рифат Фаттахов әйтүенчә, сатуга нибары 200 генә билет чыгарылачак, әмма алар шактый кыйммәт хактан булачак – 10 мең сумга кадәр. “Ул билетларга иң элек Татарстанның эшлекле даирәләре ия булыр дип өметләнәм. Икенчедән, күпчелек урыннарга концертка кунак итеп бүгенге көндә социаль ярдәмгә мохтаҗларны чакырабыз. Бу – ветераннар, инвалидлар, эшсез калучылар һәм Донбасстан күченеп кайтучылар”, - ди ул.

Әлеге концертта катнашу 20ләп татар артистына тәкъдим ителгән. Һәм аларның барысы да шундук ризалашкан. “Алай гына да түгел, кайберләре бу концертта катнашу өчен хәтта үзләренең гастроль графикларына үзгәреш кертте. Бу үзе генә дә тирән мәгънәгә ия. Кайбер рус эстрадасы “йолдызлары” бүгенге авыр шартларда чит илгә качканда, безнең татар җырчылары Донбасска ярдәм итү өчен җыр-моң тирәсендә берләшә. Монысы да аерым игътибарга лаек күренеш дип саныйм”, - ди Ваһапов фонды җитәкчесе.

Әлеге идеяне ТР Мәдәният министрлыгы да хуплаган һәм концертны оештыруда теләктәшлек күрсәткән, ягъни Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залын бушлай тәкъдим иткән. Бу эштә шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы да ярдәм күрсәтә.

Хәйрия концертында Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ильмира Нәгыймова, Рәнис Габбазов, Азат Абитов һәм башка популяр артистлар катнашыр дип көтелә.

Билетлар сатуга 1 апрель көнне чыга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading