16+

Рифат Фәттаховның кызы Айбикә "ачыктан-ачык" фотолары белән шаккатырды (ФОТО)

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе, танылган продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикә хәзерге вакытта Мальдив утрауларында ял итә. Ялның кызыклы мизгелләре белән Айбикә телеграмдагы каналында уртаклашып бара.

Айбикә сөйләгәннәрдән: 

“Без (Айбикә һәм аның иптәш кызы) Мальдив утрауларына 4 төрле самолетка утырып тәүлектән артык бардык. Гыйнвар аенда алган билет белән юл бәясе 36 мең сумга төште. Хәзер исә ул 300 мең сум тора”.

“Мальдив утрауларының 99 проценты судан һәм 1 генә проценты коры җирдән тора. Әлеге дәүләтнең гомуми мәйданы – 5 чакрым. Биредә 450 меңгә якын кеше яши”.

“Монда җиләк-җимешләр кыйммәт. Беренчедән, кокос белән банан гына үсә, калганнары читтән кайтарыла. Икенчедән, туризм – Мальдивларның төп кереме”.

“Мальдив утрауларында язылышу тантанасын үткәрү бер мең доллар тора. Бу бәягә декор, торт, тантананы оештыру, фотограф хезмәте һәм яхтада кичке аш керә”.

“Кунакханәнең ясалма утраулысын түгел, ә табигый утраулысын сайлагыз. Мондагы ком искиткеч һәм ул беркайчан да кайнар булмый. Гомумән, пляжда кеше күп түгел, бик тыныч, рәхәт”.

Айбикә үзенең телеграм каналына видеолар белән бергә купальниктан төшкән фотоларын да урнаштыра. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading