16+

Рифат Зарипов: "Хәзер үк авылга кайтып китәр идем"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов быелгы җәйдән нәрсә көтүе турында сөйләде.

Рифат Зарипов: "Хәзер үк авылга кайтып китәр идем"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов быелгы җәйдән нәрсә көтүе турында сөйләде.

“Җәй – ул минем иң яраткан ел фасылларымның берсе. Апрель ахыры, май, июньне аеруча яратам. Бар җирдә яшеллек, сандугачлар сайрый, яңа тормыш башлана, яңа дулкын, яңа көч-куәт, җылылык, энергетика – барысы да рәхәт. Быелгы планнар калганнарыннан әллә ни аерылмаса да, Аллага тапшырып Сабан туйларында эшләргә исәп. Бик күп чакырулар кабул итәм. Хәтта көнгә икешәр Сабан туена чакыралар. Ял итәргә барырга планнар бар, ләкин йорт төзибез. Төзелеш “ялга бар” дип тормый, “плитка җәй, түбәңне яса, кухняны, мунчаңны кара” дип кенә тора. Бәлки барып та кайтырбыз әле. Төркияне ачмыйлар, шунда барыр идек.

Җәй көне мин авылны яратам. Сызылып таң ату, балык тоту, елга буенда утыру, су акканын, томан күтәрелгәнен, чык төшкәнен карау – үзе бер рәхәт. Балык эләгәме, юкмы – барыбер. Менә хәзер үк авылга кайтып китәр идем. Җәйдән нәрсә көтәм? Җылылык, матур һәм кояшлы көннәр, җылы энергия, кирәк вакытында яңгыры да яусын, җиле дә иссен. Иминлек, тынычлык көтәм һәм барыбызга да шуны телим”, - дип сөйләде безгә Рифат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading