16+

Рифат Зарипов: "Миңа кадәр Илсөягә бирергә тиешләр иде"

Эстраданың популяр артисты Рифат Зарипов “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Бу уңайдан Рифат “Шәһри Казан”га интервью бирде. 

Рифат Зарипов: "Миңа кадәр Илсөягә бирергә тиешләр иде"

Эстраданың популяр артисты Рифат Зарипов “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Бу уңайдан Рифат “Шәһри Казан”га интервью бирде. 

- Рифат, сине чын күңелдән котлыйбыз! Бу вакыйганы көттеңме?

- Болай иртә булыр дип уйламаган идем, әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Балачактан ук шушы юнәлеш буенча бардым, үз төркемемне булдырып, 8-9 ел буе гастрольләрдә йөрдем. Җитәкчеләрнең хезмәтемне шулай югары бәяләүләре минем өчен зур дәрәҗә. Авылда яшәгән елларда “атказанган” исем буй җитмәслек ерактагы йолдыз кебек иде. “Атказанган” исеме булган кешене күреп, аны тотып карап, кулны юмас идем, дигән уйлар белән йөргән чаклар иде ул. Мин Аллаһы Тәгаләгә, тамашачыма бик рәхмәтлемен.

- Эстрада артистлары арасында котлаучылар булдымы?

- Булды. Бу хәбәр “Шәһри Казан”да чыкканнан соң, котлаулар кабул итә башладым. Иң беренче булып җан дустым Рамил Шәрәпов котлады. Нурзадә, Вадим Захаров, Әбри Хәбриев, Азат Фазлыев, Данир Сабиров, күршем Айгөл Бариева, Әнвәр Нургалиев, Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар шалтыратып та, язып та котлады. Оренбургтан якташларым, Татарстан, Башкортстан, гомумән, татарлар сибелеп яшәгән бөтен җирдән дә котладылар. Иң сөенгәне әти-әнием, туганнарым, якыннарым булды.

- “Исемгә лаек түгел” дип тәнкыйтьләделәрме?

- Социаль челтәрдә бер начар фикер дә тапмадым. Ике ел элек үк тамашачылар: “Рифат белән Илсөягә кайчан исем бирәсез инде?” - дип яза башлады. Миңа кадәр Илсөягә бирергә тиешләр иде дип уйлыйм, чөнки мин үзем Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдем. Аңа бу исемне 10 ел элек үк бирергә кирәк иде. Хәзер инде аңа “атказанган” түгел, халык артисты исеме бирсеннәр иде. 

- Елына иң күбе ничә концерт куясың?

- Бу иң беренче елны булгандыр. 10 сентябрьдән 30 майга кадәр 168 концерт куйдык. Ул елны Татарстанда бармаган авыл калмады. Хәзер дә авылда яки шәһәрдә куйсак, концертка безне күтәргән авыл тамашачысы килә. Үзебез дә шәһәрдә авыл мохите белән тәрбияләнгән авыл балалары. Әле алда - зур эшләр, зур планнар. Бу – үсеш чоры гына әле. “Исем” бирделәр дә бетте түгел, ул җаваплылык өсти. Хәзер инде сәхнәдәге һәр сүзне дә уйлап әйтергә тиеш син.

- Шулай да еш кына “артистлар, танылгач, авылга килмиләр” дигән сүзләр ишетергә туры килә.

- Яңа туган бала үсә-үсә тормышны аңлый һәм олыгайгач яңадан сабый акылына кайта, диләр. Бу тормышта бар нәрсә дә кабатлана, берни дә үзгәрми. Сүз дә юк, бөтен авылга да барып булмый. Яшерен-батырын түгел, чыгымнар да бар. Бүгенге көндә бер концерт өчен төркемгә 60 мең сум акча түләргә кирәк. Кайвакыт клуб мөдирләре: “Утларыңны, төркемеңне алып килеп торма, үзең генә кил”, - диләр. Алай була алмый ул. Әле үзем генә килеп концерт куйсам, “иии, бу да йөри инде, үзе генә килгән иде, утлары да юк иде” диячәкләр. Энергетика булсын өчен биючеләр дә, музыкантлар да, утлар да кирәк. Бу – дөнья таләбе.

- Концерт дигәннән, Башкортстанга кертәләрме сине?

- Көн саен белешеп торган юк. Ишекләр ачылса, шлагбаумнар күтәрелсә, Башкортстан якларына көз көне барырга исәп, Аллаһы боерса. Шәхсән минем Башкортстанда концертларым өзелмәде. Бу проблеманы артистлар күтәреп чыкты. Сөйләштек, аралаштык, аңлаштык. Ахыры хәерле тәмамлансын.

- Артист юлын сайлавыңа үкенгәнең булдымы?

- Юк! Аллаһы Тәгалә биргән бүгенге халәтем, язмышым, тормышым өчен бик рәхмәтле. Кая гына барсам да, “безнең Рифат бит бу!” дип колач җәеп каршы алалар. Аллаһы Тәгалә шушы юлдан алып барсын иде.

- Элек концертларыңда күбрәк сөйли идең кебек. Хәзер, киресенчә, җыр өлкәсенә күбрәк игътибар бирә башладың.

- Бервакыт тамашачы: “Балакаем, без концертка киләбез, сөйләгәнеңне тыңларга түгел”, - дигәч җырларны күбрәк кертә башладым. Инде хәзер “ник җырлыйсың соң син?” диләр. Шуңа күрә тамашаның 50 процентын – җыр, 50 процентын юмор алып тора. Юмор – авыр жанр. Ул оятсыз да булмаска, шул ук вакытта мәгънәле дә булырга тиеш. 

- Бу сәләт кемнән килә икән?

- Гаиләдән килә. Ике абыем миннән дә остарак! Мин алар янында балачага гына әле. Тел – әнидән, җырлау – әтидән. Әни сүз эзләп кесәгә керә торган кеше түгел, көлдерә дә белә. Ә әти тракторчы булса да, гомере буе гармунда, баянда уйнады. 

- Истә калган кызыклы вакыйга турында сөйлә әле. 

- Укып бетергән елларда, диплом алганда, остазым Салават абый Фәтхетдинов белән сөйләштек. Ул һәр студент белән яртышар сәгать сөйләшә иде шулай. “Нинди планнарың, кая барасың?” - дип сөйләште. “Казанда калып, зур шәхес булам!” - дидем. Кычкырып көлгән иде. Шуннан соң ул миңа “шәхес” дип тә йөрде әле. Үзенә эшләргә чакырып, бергә эшләргә насыйп булды. 

- Хәзер кеше җырын җырлау “мода”да. Әгәр синең җырны башка бер артист башкарса, моңа мөнәсәбәтең?

- Әлегә җырлаганнары юк. Җырласалар, берсенә дә каршы түгел. Талашып йөрергә җыенмыйм.

- Сабан туена чакырулар кабул итә башладыңмы?

- Әйе! Шалтыратып бәяләрне сорашып, алдан белешеп куя башладылар. Ул мәсьәләләрне бертуган абыем Илгиз абый хәл итә. 

- Тормыш иптәшең бизнес белән шөгыльләнә башлады. Гаиләдә акча җитмәүдән түгелдер бит?

- Аллаһы Тәгалә җан биргәнгә юнь бирә, ди. Пандемияга кереп чумгач, алда ачыклык күренмәде. Унбер ай декретта яттык. Хатыным Диләрә челтәрле бизнеска кереп китте. Башта концертлар гөрләп барганда, “барма, йөрмә, Ислам белән өйдә бул, мине каршы алып, озатып калырга өйдә хатын кирәк” дигән идем. Үзем дә өйдә ята башлагач, фикерләр 180 градуска үзгәрде. Азмы-күпме хезмәт хакы ала башлады. Эшенең нәтиҗәсе күренә.

- Рифат, акчалата ярдәм сораучыларга җавап бирәсеңме?

- Инстаграмда бик күп язалар. Кемдер, чынлап-та, ярдәмгә мохтаҗ. Ә кемнеңдер соравы мәгънәсез. “Машина алырга уйлаган идек, акча җитмәде, хезмәт хакы бирмиләр, 50 мең сум гына җибәрегез әле”, - дип язучы да бар. “Гармун аласым килә, пенсия акчасына алып булмый, сезгә 120 мең сум акчамени ул?” - дип тә яздылар. Андый чакта бик авыр хәлдәге кешеләрнең язганнарын җибәрәм. “Сез - исән-сау. Сезгә баян алып бирикме, әллә шушы авыруга ярдәм итикме? Әгәр аңа операция ясасалар, ул исән калырга мөмкин”, - дип сорыйм. Аңлаганы да, аңламаганы да бар. Гаеп итеп булмый. Сораганнарга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Мин үзем дә миллионер да, депутат та түгел, заводларым юк.  

- Спорт белән шөгыльләнәсеңме?

- Юк, әмма сәхнәдәге сикерүләрем үзе бер спорт дип уйлыйм. Концерттан соң бөтен киемем сыгарлык була. 

- Улыгыз Исламга иптәш алып кайтырга җыенмыйсызмы?

- Моны бик күп сорыйлар. Бездән генә тормый. Аллаһы Тәгалә бирсә, алып кайтырбыз. Бүгеннән барып алырга әзер. 26 августта Исламга 6 яшь тула, Аллаһы теләсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading