Шәһри Казан

Римма Никитина: "Бәби алып кайтасым килә..."

Татар шоу-бизнесының якты йолдызларының берсе Римма Никитина үзенең чак кына кияүгә чыкмый калуын һәм чыкмавының сәбәпләре хакында сөйләгән. Кияү буласы кеше ике тапкыр йөзек тә бүлек иткән үзенә...

— Римма, чак кына Мәскәү егетенә кияүгә чыкмый калгансың икән...
— Тәкъдим ясап, ике тапкыр йөзек бүләк итте. Ул егеткә кияүгә чыксам, сәхнәгә юл ябылачак иде. Дөрес, бөтен мөмкинлекләре бар. Әмма ирек кысылачак, үзенеке итеп, янында гына тотачак иде. Көнчел. Ә мин эстрадасыз тора алмыйм. Банкетларда эшләтергә дә риза булмады. Әле өйләнешмәгән, инде шартлар куя. Аннары ни булыр дип уйландым. Соңрак араны өздем.

— Сөйгәнең белән аерылуны авыр кичердеңме?
— Җиңел түгел. Әмма бер өзсәм, авыр булса да, яңадан ялгый алмыйм. Андый чакта тагын да ныграк эшкә чумам. Булыша. Хәзер миңа яхшы.

Реклама

— Бүген очрашкан егетең бармы?
— Юк. Йөрәгем буш. Яңа мөнәсәбәткә әзермен. Бәби алып кайтасым килә. Әмма бала ялында да тик утыра алмамдыр. Миңа гел эш, хәрәкәт булсын.

— Әниең борчыладыр?
— “Кияүгә чыгарга кирәк, кызым. Һаман сәхнәдә сикереп йөрисең”, — дип гел кабатлый иде. Хәзер алай ук түгел, аңлый да кебек. Игезәгем Тимофейны, яратып, Тимуш дип йөртәм. Улы I сыйныфка китте, кызына 4 яшь.

Чыганак: Туганайлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: