Шәһри Казан

Ринат Рахматуллин: «11 авария кичердем, аның бишесе «смертельный» иде»

– Ринат әфәнде, соңгы арада сәхнәдә сирәк күренәсез.

– Мин бит былтыр эстрададан китмәкче идем. Бөтенләй башка өлкәдән эш тәкъдим иттеләр дә, ризалык бирдем. Пермь якларына бер атнага гастрольләргә барып кайткач, тагы илһам килеп, иҗатка тотындым. Шуңа күрә, узган гастроль сезоны да соң башланды.

– Ə ни өчен сәхнәне ташларга уйладыгыз?

– Яшьләр күп, талантлар күп. Конкуренция көчле. Район үзәгенә ДКга барасың, обойлар ябыштырылган мени: тезелеп киткән афишалар... Көн аралаш концерт. Тамашачы аларга ничек йөреп өлгерсен инде?!

Аннары, яшь тә бара бит. Əмма, кайда гына эшләсәм дә, җырлар иҗат итүне ташламам дигән идем.

Реклама

– Əле бит бервакыт авариягә эләгеп, урын өстендә дә яттыгыз.

– Əйе... 11 тапкыр авариягә эләктеп, аның 5се – «смертельный» иде. Һәлакәттән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре ишекне ача иде дә, гаҗәпләнеп: «Син исәнмени?» – дип сорый иде.

Гел юлда йөрибез, гел ашыгабыз...

Аннары, берничә тапкыр концерттан соң рульга утырып, йоклап та киттем. Яшь чакта хәл күп иде, 3-4 көн йокламый йөри идем, хәзер алай түгел.

Бүген исә тизлек акырынайды, артык ашыйкмыйм. «Сакланганны саклармын», – дигән бит Ходай Тәгалә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 7 июнь 2019 - 22:10
    Без имени
    Маймыл кебек исереп йөри шул...
  • 29 май 2019 - 09:40
    Без имени
    Айнырга кирэк!!! Исерек йореп купме концертларын кичектерелде... Авариягэ лэгеп тугел!!!