Шәһри Казан

Ринат Рахматуллинның юбилее 15 июльдән 21енә кадәр дәвам иткән

Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллинга 50 яшь тулды. Кызганыч, башкалар кебек үк ул да юбилеен тиешенчә билгеләп уза алмаган. Дөрес, шаккаттырып, күңелен күрүчеләр барыбер булган.

Артист юбилеен кайда, ничек үткәргән? Нинди сюрпризлар булган? Бу хакта Ринатның үзе белән сөйләштек.

- Минем юбилей зурлап Казанда үткәрелергә тиеш иде. Беренче көнне - яраткан тамашачым алдында концерт, икенче көнне якыннарым белән банкет планлаштырылган иде. Аннан соң туган ягым Буада шулай ук ике көн - концерт һәм банкет булырга тиеш иде. Ләкин коронавирус аркасында планнар бозылды. Кызганыч, кафега да кунакларны чикле санда гына чакырырга туры килде, - дип сөйләде безгә Ринат.

Җырчының туган көне 15 июльдән 21енә кадәр дәвам иткән. "Соңгы кунакларны кичә озаттым. Барысы да мин теләгәнчә булды, рәхәтләнеп аралашып ял иттек. Үткән гомерне иске төшереп, җырлап-биеп күңел ачтык. Юбилеем белән котларга иҗатташ дусларым Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Римма Никитина кайтты. Мин бик канәгать. Барысына да зур рәхмәт", - ди җырчы.

Реклама

Сюрпризларга килгәндә, Ринат Рахматуллинның бер кунагы алдан хәбәр итмичә генә бик ерактан мәҗлескә кайтып төшкән. "Башта "кайтып булмый, үпкәләмә", диделәр. Әмма кунаклар җыелышканда, иң күрәсем килгән гаилә дусларыбыз кайтып керде. Мин шаккатым! Шулкадәр күңелле сюрприз булды", - ди ул.

"50 яшь әле берни түгел ул - яшьлек тә үтмәгән, картлык та килеп җитмәгән! Иң матур вакыт!" - ди Ринат Рахматуллин.

Без дә юбилярны чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез!

Эльвира Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: