16+

Ринат Рахматуллин: “Хатыным белән яшь аермабыз 25 елдан артык булса да, җилбәзәк дип уйламагыз”

Җырчының арка кашырга да вакыты юк чак. Иртәдән кичкә җитәрлек мәшәкате дә, рәхәте дә бергә – минем дә бәхетем, ниһаять, түгәрәк, дип сөенә.

Ринат Рахматуллин: “Хатыным белән яшь аермабыз 25 елдан артык булса да, җилбәзәк дип уйламагыз”

Җырчының арка кашырга да вакыты юк чак. Иртәдән кичкә җитәрлек мәшәкате дә, рәхәте дә бергә – минем дә бәхетем, ниһаять, түгәрәк, дип сөенә.

– Урак өстеннән дә болайрак – концертларыма әзерләнәм. Ике көн рәттән була ул. Бер айдан кимрәк вакыт калды, барысына да өлгерәсе. Быелгы программа – үземнең тормыш китабы. Мине тамашачы төрле яклап күрәчәк: уңышларымны да, әниемә кайгы итеп китергән борчуларымны да, бәхетле һәм бәхетсез мизгелләрем дә сүрәтләнәчәк. Нәрсәләр күргән мин, нинди юллардан үткән...

– Димәк, беренче хатыныгыз белән яшәгән елларыгыз да сәхнәгә “менәчәк”?

– Менәчәк. Ләкин ничек итеп бирелер ул, анысын уйлап җиткермәдем әле менә. Ничек кенә булмасын, мине әти тәхетенә менгезгән, кызлы иткән еллар ул – гомеремнең байтак өлеше. Аны ничек итеп кисеп калдырасың ди? Кызларым да килә.

 

– Тормыш китабыгызның яңа битләрен дә ачарсыз бит? Икенче хатыныгызны да күрәсебез килә.

– Ә сез ничек уйлыйсыз? Бу концертка аның да зур өлеше керә бит. Һәр чыгышны аның белән куябыз. Динара белән бергә яши башлавыбызга икенче ел китте, һәр чыгышымда сәхнә артында борчылып ул басып тора. Терәк миңа ул, моңа кадәр җаныма җитмәгән наз да, өйдәге гаилә учагын сүндермичә саклый белүче иң якын кешем дә. Ничек яшәгәнмен соң мин синсез, дим үзенә дә.

 

– Кайсы як кияве син, Ринат?

– Байлар Сабасының үзендә туып-үскән кызга өйләндем. Яшь аермабыз 25 елдан артык булса да җилбәзәк дип уйламагыз. Киресенчә, бик төпле ул, спортчы.

 

– Хатының белән кайда яшисез?

– Казанда. Буа районының Түбән Наратбаш авылындагы өйне дә ташламыйбыз, әле менә кичә генә кайтып килдек. Өйне гел карап торабыз, кирәк җирен төзекләндерәбез, ишегалдын, бакчаксын тәртипкә тырышабыз. Кайткан арада гына әллә ниләр эшли алмасак та каралган өй барыбер икенче.

 

– Хатының авылга кайткач, ниләр эшләргә ярата соң?

– Бигрәк тә мине ярата ул, мине! Төрмәдә утырганда атна саен күтәренеп, “свидание”гә” бер ул килә иде бичара. Мине күргәч бер елый, кайтып киткәндә тагын үкси. Көтеп алды бит! Тормышымның иң авыр чагында терәк булды миңа. Куркып та калмады, кеше сүзенә дә исе китмәде. Мин чыккач, минем белән эшләргә дә ризалашты – администраторым хәзер ул.

 

– Әти-әнисе, туганнары ничек кабул иттеләр соң? Кияү дигәне беренчедән җырчы, икенчедән “тарих”лы.

– Әби-бабайсы, әти-әнисе мине яраткан киявебез дип кенә йөртәләр. Кайчан кайтып кермә ачык йөз, тәмле сый, урын түрдән  миңа.

 

– Хатының бәбигә узып куйса?

– Бәби алып кайтырга без күптән әзер! Тырышачакбыз да, дияр идем әле. Нигез тоткасына бала бик тә кирәк.

 

– Ринат, тормышыңны белгәнгә дә шушы сүземне әйтәм – син бу бәхеткә гомерең буе лаек идең. Иминлек, тату тормыш сезгә!

Чынлыкта, каты куллы ханым кирәк тә иде үзенә. Соңгы елларда бер нәрсәгә модага кереп килә – җырчылар спортчы кызларга өйләнә! Гаеп итмим, бик тә матур күренеш.

Язмага реакция белдерегез

38

4

0

2

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    4

    хорошей певец успехов вам

    • аватар Без имени

      1

      1

      Яратам Ринатның җырларын! Уңышлар сиңа!!!!

      Мөһим

      loading