16+

“Ришат энем, болай тыпырчына башласаң, күңелебез кайтыр синнән”

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Сабан туенда чыгыш ясаган вакытта төшерелгән видеосын инстаграм битенә элеп, “һәр буынның үз җырлары һәм биюләре, шулай бит?!" дип язып куйган. Әмма аның биюен язылучылары бер дә ошатмаган.

Араларында: “Ришат энем, көең, моңың, бар. Яратып тыңлыйбыз, болай тыпырчына башласаң, күңелебез кайтыр синнән. Матур итеп, сикеренмичә генә җырла берүк!!!”, “Нәрсә булды бу? Аңлап бетермәдем, җырлый белмәүчеләр сикерсен үрле-кырлы. Сикереп дәрәҗәгезне төшермәгез. Халык сезне нинди бар, шулай ярата”, “Тямай сикерә дип, син дә сикермә инде. Син башка җырчы бит, дәрәҗәңне төшермә, сикереп йөреп” дип язучылар да булган. Кайберләре җырчыны яклап чыккан. “Нәрсә диеп ябырылдыгыз Ришатка? Чын егетләрчә бии, бик килешле. Иң мөһиме, җырына шулайрак килешә. Япь-яшь егет кол кебек басып торсынмы? Сузып җырлый торган борынгы җырларга сикерми бит. "Баламишкинга" бер җырчы да "смирно" тормый. Аның әле темпераменты ташып торырга тиеш, ул бит яшь!” дигәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading