Аңа исә “җырлаучы күп хәзер, кибетләр кебек!” дип җавап кайтарганнар
Җырчы Мәскәүдәге концертыннан соң инстаграм битендә: “Җырлавы җиңел дип уйлаучылар күп. Килдең, киендең, микрофоныңны алдың һәм җырладың да кайтып киттең. Артистларның эше рәхәт шикелле тоела. Эшемнең авырлыгын сөйләп тормыйм, зарланырга яратмыйм. Хәер анысын сезгә белергә кирәк тә түгел. Шушы видеоотчётны карагач, үземә дә шулай җиңел генә узган сыман тоелып куйды”, – дип язган.
Язылучылары, аңа теләктәшлек белдереп, “читтән караганда барысы да җиңел. Шул эшне башкара башласаң аңлыйсың”, “Шулай инде, читтән караган кешегә бар эштә җиңел тоела” дип язып куйганнар. Араларында, “җырлаучы күп хәзер, кибетләр кебек!”, “зарланырга яратмагач, ник зарланасың” диючеләр тә табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар