16+

Ризат Рамазанов: "Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас"

Татар эстрадасының танылган артисты Ризат Рамазанов белән үтеп барышлый гына әңгәмә корып алдык. 

Ризат Рамазанов: "Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас"

Татар эстрадасының танылган артисты Ризат Рамазанов белән үтеп барышлый гына әңгәмә корып алдык. 

-    Ризат, улыгыз Рияз үсәме? 

-    Әйе, 12 майда улыбызга 1 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Социаль челтәргә куябыз инде хәзер, кешегә күрсәтә башладык. Әти малае ул, йоклаганда да минем белән кочаклашып йоклый. Тәпи китәргә җыена.

-    Беркөнне ифтар үткәргәнсез икән?

-    Әйе, дус егетләрне чакырып, өйдә ифтар уздырдык. Айдар Тимербаев, Марат Мухин, Илфар Кәримов килде. “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов укыды.

-    Концертларыгыз күренми...

-    Әлегә концертлар юк, бәби үстерәбез. Көздән чыгарга исәп, Аллаһы теләсә.

-    Ризат, ни өчен гел мәхәббәт турында гына җырлыйсыз?

-    Алай ук димәс идем. Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас. Менә, мәсәлән, май аенда “Саубуллашыйк” җырына төшерелгән яңа клип дөнья күрәчәк. Анда коронавирус, мәктәптәге атыш, махсус операция темалары сурәтләнә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading