Шәһри Казан

Ризван Хәкимов: «Бер җырымны 8 җырчы җырлап йөри: акча сорамыйм, шалтыратып рөхсәт сорасалар да күңелем булыр иде»

Сабыр холкы, сәхнәдә үз-үзен тыйнак тотышы, күптән халыкныкына әверелгән җырлары өчен ярата аны тамашачы. Әйе, аның җырлары халык күңеленә күптән үтеп керде. Алар елдан-ел популярлаша гына.

Ризван Хәкимов "Әйтмә син авыр сүз", "Моңнар кайтсын авылга", "Елама, ярсыма", "Балаларга фатыйха", "Әйтегезче, ромашкалар" һ.б. йөзләгән популяр җырларның авторы.

- Ризван абый, Башкортстан буенча саубуллашу концертларыгыз булды. Бу ничектер моңсу яңгырый төсле.
- Матур итеп килгән кебек, матур итеп китә дә белергә кирәк. Мин тамашачымнан аерылмыйм бит, ә композитор буларак иҗат итүемне дәвам итәм. Ә җырчы булып, яшьләр белән ярышып йөреп булмас. Аларга урын бирергә кирәк. Сәхнәне бит яшьләр бизи. Тамашачыга алар кирәк. Минем әле үз проектларым да бар. Композиторлар фестивале, мәсәлән. Безнең иҗади төркемнең дә төп максаты сәхнәгә яшьләрне чыгару, яшь җырчыларны тәрбияләү булды бит.

- Композиторлар күптән инде авторлык хокуклары өчен көрәшә. Сезнең җырларны да рөхсәтсез башкаручылар бардыр. Сезнең моңа карашыгыз нинди?
- Башкортстан, Татарстан җырчылары да башкарды, әле дә җырлыйлар, ләкин минем тавыш күтәргәнем юк. Кайбер авторлар, суд юлында йөреп, дөреслек эзли, минем алай йөргәнем булмады. Мөселман кешегә ул эш килешми дә. Ошый икән, җырласыннар, дим. Хит булып яңгыраган җырларым башкаручыларга бушлай эләкте, хәзер генә ул сатып алу дигән әйбер бар. Җырлар сатылса, композитор да яхшы яши. Күрәсең, баштагы мәлне үзеңә исем ясау өчен дә бушлай эшләргә туры килгәндер.

"Әйтмә син авыр сүз"не генә Татарстанда сигез җырчы җырлап йөри диделәр. Казанга бик йөрмим бит, ишетми-белми, диләрдер. Акча түләү турында сүз бармый бит, шалтыратып рөхсәт кенә сорасыннар, күңелем булыр иде.

- Бүгенге төркемегез хакында сөйләп үтсәгез иде.
- Тамашачы хәтерлидер, Нәфисә исән чагында төркем "Могҗиза" дип атала иде. Ул фаҗигале һәлак булгач, мин төркемгә аның исемен бирдем. Безнең миссиябез шул ук - талантлы яшьләрне зур сәхнәгә алып чыгу. Бүген төркемдә бик сәләтле егетләр һәм кызлар эшли. Алар һәрвакыт эзләнү өстендә, бер урында гына таптанмыйлар. Элек язылган җырларыма яңача аранжировка ясап, җырга яңа сулыш бирәләр. Төркемемдәге иң зур терәгем - кызым Альбина.

- Радик Юлъякшинны да татар тамашачысы белән нәкъ Сез таныштырдыгыз.
- Әйе. Ул елларда Радикның җырлары бик җитди булмаса да, бүген аның эшләре горурлану тудыра. Күрәсең, минем дә киңәшләрне колагына элгән. "Бер көнлек җырлар язып, вакытыңны әрәм итмә", - дигән идем аңа. Уфага кайтса, шундук яныма йөгереп керә. Яратып "Батя" дип йөртә ул мине. Бик яшь булуына карамастан, аның белән уртак телне тиз таптык. Шалтыратышып, дустанә мөнәсәбәттә яшибез.

Реклама

Минем "Елама, ярсыма" җырыма яңа сулыш бирде. Мин шатмын. Җырларым яшьләргә калырга тиеш тә. Радик әле дә башка җырларым өстендә эшли, тиздән сәхнәгә алып чыгачак.

- Иҗат итү эшенә килгәндә, бер композиторга башта шигырь кирәк, ул шуңа көй яза, ә кемдер киресенчә иҗат итә.
- Миңа башта мәгънәле шигырь кирәк. Шигырьнең сүзләренә карата бик бәйләнчек мин. Шуңа күрә теләсә кайсы шагыйрь белән дә эшли алмыйм. Озак еллар Рамил Чурагол белән эшләдем, хәзер, нигездә, искиткеч шагыйрь, язучы, нәфис сүз остасы Марат Кәбиров белән хезмәттәшлек итәбез. Әйткәндәй, яхшы җыр текстын язучылар бик сирәк! Барлык шагыйрьләр дә җыр сүзләре яза алмый.
Кайбер яшьләр сүзен дә үзе яза, көен дә, аннан үзе чыгып җырлый да. Кагыйдә буларак, аннары кулны да үзенә чабарга туры килә.

- Сезнеңчә, җыр нинди булырга тиеш? Татар эстрадасында сезгә ошаган композиторлар бармы?
- Җыр яше дә, карты да җырларлык, табыннарда гөрләтеп җырлап утырырлык булырга тиеш. Илгиз Закиров, Урал Рәшитов, Роберт Тимербаев, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка композиторларның иҗатын хөрмәт итәм.

- Ни өчен Альбина Хәкимова сольный карьерасын эшләргә ашкынып бармый, үзенең аерым концертларын куймый? Аны һаман да әтисе күләгәсендә генә йөри, дип уйламаслармы?
- "Әти, син сәхнәдә булганда, мин синең яныңда гына булачакмын", - дип еш әйтә ул. Аңа нинди генә продюсерлар тәкъдим ясамады, Татарстанга да чакырдылар, әмма әлегә ризалашып бармый. Киләчәктә мин аны "Нәфисә" эстрада-җыр театрының эшен дәвам итүче итеп күрәм. Аллага шөкер, буй-сыны да килешле, тавышын да халык ярата - аның барысы да алда әле!

- Яңадан-яңа гүзәл әсәрләр иҗат итәргә илһам каян аласыз?
- Әлбәттә, халыктан, җырларымны яратып тыңлаучы тамашачымнан. Ул иҗатымны кабул итә икән, миннән дә бәхетле кеше юк! Ә аннары, кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм. Ике кызым да иҗат юлын сайлады. Илнара, икътисад институтын тәмамлаган булса да, бүген яраткан эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә флорист-дизайнер курсларында укып, бүген йорт эчләрен, кибетләрне бизи, гадәти булмаган букетлар ясый.

- Иҗатыгызда кризис чорлар булдымы һәм сез аны ничек җиңеп чыктыгыз?
- Андый вакытларны хәтерләмим. Нәфисә үлгәч тә, иҗат бер генә минутка да туктамады. Җыр бит тыныч чакта түгел, я кайгылы, я шатлыклы вакытларда туа. Кайгылу чакта, онытылырга була, тагы да бирелеп эшлисең. Нәфисә киткәч, аның истәлегә, бер диск та чыгардым. Анда кергән "Исмәле җил", "Хәлләрең ничек, дип сорама" җырларын халык аеруча яратты.

-Ризван әфәнде, Сезгә иҗади ачышлар һәм концертларыгызда тулы заллар телибез. Искиткеч моңлы һәм матур эчтәлекле җырларыгыз белән халыкны һәрвакыт сөендереп яшәгез!

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: