16+

Рөстәм Гайзуллин: "Театрга яңа режиссер килә"

Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры, “Болгар радиосы” алып баручысы Рөстәм Гайзуллин кызыклы яңалыклары белән уртаклашты.

Рөстәм Гайзуллин: "Театрга яңа режиссер килә"

Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры, “Болгар радиосы” алып баручысы Рөстәм Гайзуллин кызыклы яңалыклары белән уртаклашты.

“Җәйдән көзгә күчеп маташабыз. Балалар үз халәтләрен үзләре генә аңлыйдыр. Ялдан соң мәктәпкә баруларын әйтәм. Быел Нурсолтан - алтынчы, Рамазан сигезенче сыйныфка укырга барды. 30 август көнне, бәйрәм уңаеннан, “Болгар радиосы”нда 18 сәгатьлек радиомарафон үткәрдек. “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары иртәнге сәгать 6дан төнге 12гә кадәр туры эфирда эшләде. Кызыклы кунаклар – артистлар, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре килде. Тинчурин театрында бәйрәм спектакльләрен уйнап алдык та тынычландык. 15 сентябрьдә сезон ачылу көтелә. Тиздән труппаны җыеп, яңа баш режиссер белән таныштыру көтелә”, - диде Рөстәм.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading