Шәһри Казан

Рөстәм Закиров: "Улым укуын ташлап армиягә китте"

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән җырчы Люция Мусинаның уллары Айрат Закиров быел июнь аенда армиягә китте. Айратның хәлләре белән кызыксынып, Рөстәм абыйга шалтыраттык.

“Айрат И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең өченче курсын тәмамлап, армиягә китәргә булды. Бу – үзе кабул иткән карар. Дөрес, диплом алгач, болай да хезмәт итеп кайтыр дип уйлаган идек. Армиядән кайткач, укуын тәмамлап бетерәчәк, Аллаһы боерса. Айрат Мәскәү өлкәсендәге Мытищи шәһәрендә һава-космик көчләрендә хезмәт итә. Көнаралаш телефоннан сөйләшеп торабыз. Бар да яхшы, Аллага шөкер”, - дип сөйләде безгә Рөстәм Закиров.

Реклама

Билгеле булганча, Айрат Закиров саксофонда уйный, ул популяр җырчы Рифат Зарипов төркемендә эшләде. Тамашачы сикереп, биеп уйнаучы Айратны яхшы хәтерлидер. Бу хакта Рөстәм абый: “Миңа аның сикерүе түгел, ә уйнавы мөһим”, - диде.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: