16+

Руслан Кираметдинов картлар йортында

21 октябрьдә Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында , "Чын йөрәктән" хәйрия музыкаль марафоны кысаларында, танылган яшь артист Руслан Кираметдинов һәм аның төркеме артистлары белән очрашу узды.

Руслан Кираметдинов картлар йортында

21 октябрьдә Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында , "Чын йөрәктән" хәйрия музыкаль марафоны кысаларында, танылган яшь артист Руслан Кираметдинов һәм аның төркеме артистлары белән очрашу узды.

Очрашу рәхәт, җылы рухлы атмосферада узды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар яраткан артистларына кызыклы сораулар бирделәр, концерт чыгышларын тыңладылар. Очрашу ахырында Руслан Кирамутдинов һәр тамашачыга автографлы афиша бүләк итте, өлкәннәр белән истәлеккә фотога төштеләр.

Интернат-йорт директоры Г.Г. Шакирянова барлык рәхмәтле тамашачылар исеменнән артистка игътибары, ихтирамы, күңел җылысы, матур чыгышы, "Чын йөрәктән" музыкаль хәйрия марафонында катнашуы, сәнгатькә булган мәхәббәте өчен рәхмәт хаты тапшырды. Учреждение коллективы һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Руслан Кирамутдиновка иҗади уңышлар, нәтиҗәле, ихлас эш-гамәлләренең дәвамлы булуын, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телиләр.

Азия Заһидуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голсинэ апан. Руслан, бик изге эш эшлэгэнсен, балам. Купме кунеле яралы кешелэргэ узеннен монлы, матур жырларын белэн шатлык булэк иткэнсен. Килэчэктж дэ ижади унышлар сина, мон чишмэн саекмасын. Гаилэ бэхете, тазалык- саулык сина.

    Мөһим

    loading