16+

Рүзилә Хәертдинова иреннән аерылган?

Җырчы Рүзилә Хәертдинова турында ире белән аерылган дигән имеш-мимешләр йөри. Бу хакта Рүзиләнең инстаграмдагы дуслары да еш кызыксына. 

Рүзилә Хәертдинова иреннән аерылган?

Җырчы Рүзилә Хәертдинова турында ире белән аерылган дигән имеш-мимешләр йөри. Бу хакта Рүзиләнең инстаграмдагы дуслары да еш кызыксына. 

“Вакыты җиткәч, җавап бирермен. Әгәр мин бу сорауга җавап бирмим икән, димәк, бу темага сөйләшергә теләмим әлегә”, - диде Рүзилә инстаграмдагы сәхифәсендә.

“Мәхәббәт нәрсә ул?” дигән сорауга җырчы болай диде: “Чын мәхәббәт өчен бернинди киртәләр дә юк. Шул ук вакытта мәхәббәт хакына үзеңне корбан итәргә дә ярамый. Мәхәббәт ул – бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, ирек кую, арада ышаныч булу, дәрт, энергия, эмоцияләр. Әгәр болар булмаса, димәк, мәхәббәт тә юк. Кайбер кешеләр башка сыймаслык хаталар ясый, кешенең шәхси киңлегенә керә. Бу ярату түгел, бу – эгоизм һәм чир. Алай ярамый. Бу – шәхси фикерем. Гомумән, әлеге темага бик озак сөйләшергә була”.
 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading