16+

Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар икенче бәби көтәме?

Артистлар пандемиядә тик ятмады, бәлки дөрестер, дип Гүзәлемнең үзенә шалтыраттык.

Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар икенче бәби көтәме?

Артистлар пандемиядә тик ятмады, бәлки дөрестер, дип Гүзәлемнең үзенә шалтыраттык.

Җырчы Гүзәлем Инстаграмда кызыклы гына уен үткәргән. Ул үзе турындагы сораулар астына “ялган” яки “дөрес” дип язган. Анда “Без икенче бәби көтәбез?” дигән сорау да бар иде.

"Юк, без бәби көтмибез, бу бары тик уен кысаларында бирелгән сорау иде”, - дип Гүзәлем башка яңалыклары белән уртаклашты. “Бу арада имтиханнар бирү белән мәшгуль булдым. “Права”га укыдым, дүшәмбе көнне машина йөртү таныклыгы алачакмын, Аллаһы теләсә. Кызыбыз Мәдинә балалар бакчасына йөри башлады. Тагын бер яңалыгым – өр-яңа җыентыгым белән “Бас әле” җырыма төшерелгән клибым дөнья күрде. “Кил, кил” клибының дәвамы булган яңа клипта Тәслия әби дә төште”, - диде җырчы.

Гүзәлем үткәргән уеннан кайбер дөрес җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез: Гүзәлем Азнакайда туган, сеңлесе үзеннән 6 яшькә кечерәк, Мәдинә күкрәк сөтен ташламаган, Гүзәлем – җырчының сәхнә исеме, сәхнә костюмнарының бәясе - 200 мең сум. “Сәхнә костюмнарына акча жәлләмибез, чөнки бу - безнең яраткан эшебез. Тамашачыбызны яратабыз, хөрмәт итәбез”, - ди ул. 

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кетэрлэр дэ инде. ..орлыгы бухарада тугел бит!!!!!

    Мөһим

    loading